Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Әни үлгәч, хәер дә тарата алмадык – алмадылар...»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев: «Әни үлгәч, хәер дә тарата алмадык – алмадылар...»
Салават Камалетдинов

Җырчы Әнвәр Нургалиев «ТМТВ» каналыннан бара торган «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында кунакта булган һәм журналист Лилия Кадыйровага үзенең шактый авыр еллары турында сөйләгән.

Әнвәр Нургалиев моннан берничә ел элек бер-бер артлы үзенең иң кадерле кешеләрен югалтуы турында тапшыруда ачылып сөйләгән. Бактың исә, ул әтисенең үлеме турында үзенең Казандагы концерты вакытында ишеткән икән. Шулай да, бу ачы кайгысы турында төркемдәгеләренә дә әйтмичә, тамашачыга да сиздермичә, бөтен көчен җыеп, концертны куеп бетергән. Ә аннан соң, машинасында үксеп-үксеп елап, туган нигезенә юл тоткан. «Гомеремдәге иң авыр концерт шул булды», – дигән җырчы.

Әтисенә кадәр үк Әнвәрнең бертуган абыйсы да мәңгелеккә киткән. Аннан, бабасы, ягъни хатыны Иринаның әтисе. Ә соңыннан инде – газиз әнисе...

Җырчының әнисенең үлеме исә – үзе бер тарих. Бу турыда үз вакытында бөтен кеше сөйләде бугай. Чөнки, Әнвәрнең әнисе – Башкортстанда коронавирус дигән әле яңа чир белән чирләүче беренче кеше, дигән имеш-мимеш яшәде.

– Ходай Тәгалә бар нәрсәне дә үлчәп бирә миңа. Сәхнәдә иң популяр булган чорда шушындый сынаулар җибәрде ул... Безнең әни белән, гомумән, мөнәсәбәтләр үзенчәлекле иде. Әнигә берәр нәрсә булса – ул минем төшкә керә, минем белән берәр күңелсез хәл килеп чыкса – ул сизенеп шалтырата иде. Әнинең китүе мине нык сындырды, мин депрессиягә киттем. Ул – бик авыр әйбер.

Әни үлгәннән соңгы «популярлык», о-о... Һәрвакыт әйтәм, мин җырлап та ул хәтле популяр була алмадым, әни үлгәннән соңгы «популяр» булган кебек. Андый популярлык миңа кирәк түгел иде, кәнишне. Күп җирләрдә яздылар да бит инде. Имеш, мин ул чирне Мәскәүдән алып кайтып, әнигә иярткән. Янәсе, ул Башкортстандагы «нулевой» пациент булган. Әни ул чагында хастаханәдә ята бит, аннары табибларга, үзе белән бер палатада ятучыларга тараткан. Хәер, әнине күбрәк бертуган апам карады, ул чирләмәде. Мин барып йөрдем, мин дә авырмадым. Ул вакытта нәрсә генә сөйләмәделәр инде. Хәтта, миңа «Беренче» каналдан да шалтыраттылар. Тапшыруларында видеоэлемтәдән күрсәтергә, дип. Мин ризалашмадым.

Башкортстанда без – үзизоляциядә булган иң беренче кешеләр. Нәрсә икәнен аңлап та бетермибез. Бикләнеп ятабыз. Хәтта, безгә сак куйдылар, «участковый» тикшереп йөрде. Әллә ниләр язып бетерделәр: «Машинасын яндырырга кирәк», «Өен шартлатырга кирәк», – дип... Менә мин шуны аңладым, тәүбә-тәүбә, авыр чакта кеше синнән шунда ук читләшә икән. Кем генә булма, нинди генә популяр булма, бетте-китте, син – дошман.

Иң кызганычы, иң үкенечлесе: әнине кешечә җирләттермәделәр. Туп-туры зиратка... Кешеләр җир казырга да куркалар. Генератор белән җир казыдылар. Миңа контактка барырга, якын килергә ярамый, диделәр. Хушлаша да алмадым. Мин башта читтән генә карап тордым. Аннары без килеп туктадык та инде, карыйм, ут яктысында күренә бит, кешеләр әкрен генә югала башладылар. Куркалар. Хәер бирергә акчалар әзерләп куйган идем, аны апага бирдем. Икенче көнне апа: «Хәер таратырга килгән идем – кешеләр хәер алырга куркалар», – диде. Кыскасы, бик кызганыч булды инде, шушы хәлләр хәзер дә зур йөк булып тора. Әнине шулай озатырбыз дип беркайчан да уйламаган идем... Коронавируска анализлар биреп, гаиләдә дүртебезнең дә тискәре җавап килгәч тә, безгә кеше ышанмады әле, – дип сөйләгән Әнвәр Нургалиев тормышындагы иң сынаулы мизгелләре турында.

Тапшыруның тулы вариантын тәкъдим итәбез. Җырчы әлеге авыр еллары турында «ТМТВ» каналы видеосында 23.50 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100