news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев әйткән сынамыш буенча быелгы күп кар файдага гына

news_top
Әнвәр Нургалиев әйткән сынамыш буенча быелгы күп кар файдага гына
Фото: Видеодан скриншот

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев, гастрольләрдән кайтуга, кар көрәргә тотынган. Башта ул, бата-чума, кар көртләреннән бакчадагы парник янына бара. Парникның өстендәге карны төшерә.

«Болай күптән йөргән юк иде, димәк, быел ашлык була», – ди җырчы, кардагы эзләренең тирәнлеген күрсәтеп.

«Татарстанда кар күп, дигән идем, хәзер менә Башкортстанда ишеп яуды. Хәзер чистартырга кирәк инде. Техникасыз булмады әле ул. Менә мондый күршеләрегез булмаса, шәхси йорт алып та тормагыз, фатирыгызда яшәгез», – диде җырчы, күршесе Алексей белән таныштырып.

Җырчы техникасы белән килеп кар чистарткан күршесенә рәхмәт белдерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар