Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «50дән соң саулык чамалырак була башлый икән»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев: «50дән соң саулык чамалырак була башлый икән»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Әнвәр Нургалиев бу сезонның соңгы концертларын бирә. Җырчы беренче тапкыр Урал якларына гастрольләргә кузгалган. Ул «Интертат»ка тормышындагы яңалыкларын әйтте.

Сезоныбыз ахырына якынлаша. Беренче тапкыр Урал якларына чыгып киттек. Монда концертлар белән сирәк киләләр, заллары да зур түгел. Әмма үземә, бу якларны да күреп кайтачакмын, дип сүз биргән идем.

Мондагы табигать искиткеч. Тау башларында, урман эчләрендә йөрибез – үзенә күрә бер Швейцария. Биредә татарлар бик аз. 10 процент тирәсе генә, дип әйтер идем. Концертларга төп башкорт халкы йөри. Көненә икешәр концерт куябыз, ардырып та җибәрә. Шушы арада йөрәк тә үзен сиздереп алган иде, аннан көйләнде. 50дән соң саулык чамалырак була башлый икән. Сәламәтлекне өйгә кайткан саен тикшереп торам. Ел ярым гел табиблар күзәтүендә булдым. Минем бит операциядән соң тернәкләнергә вакытым булмады – 10 көннән соң гастрольгә чыгып киттем.

Үзем һаман яшь чактагы кебек үк дәрт-дәрман белән йөрим, күңел җилкенә. Әмма «өстән» тизлекне киметергә кушып сигналлар булып ала. Шулай да, киметәсе килми әле. Чөнки гастрольләр – ул инде безнең тормыш рәвеше. «Сиңа акча җитмиме әллә?» – дип әйтүчеләр күп. Минем бөтен нәрсәм бар, Аллаһка шөкер. Ләкин сәхнәдән башка яшәүне күз алдына китерә алмыйм. 1-2 атна өйдә торсам да адреналин, концертларның энергетикасы җитми башлый миңа. Гастрольләрдән өйне сагынып кайтам, өйдә озаграк торсам, халыкны сагына башлыйм, – ди Әнвәр Нургалиев.

Җырчы, гадәттәгечә, май бәйрәмнәренә туган якларына кайтып килгән.

«8 май көнне без Илешкә – бабай якларына, ә 9 майга безгә кайттык. Тик минем туган якларда бик күңелсез инде хәзер. Елдан-ел өйнең төсе, исе китә бара. Әниләр исе юк инде анда хәзер, кеше тормагач.

Дианабызны да искә алдык. Аның вафатына 2 ел булды. Каберенә таш куелмаган әле сеңлебезнең. Быел җәй, Аллаһы боерса, таш куйдырырга иде.

Ире махсус операциядә булган туганыма өй төзеп ятабыз. Яңа өйгә күчерергә иде үзләрен. 3 бала белән торыр урыннары юк. Ире гел ут эчендә, алгы сафларда булды. 8 ай элек кыска вакытлы ялга кайтып килә алды.

Нәселебез зур безнең. Тагын бер «племяннигым» да хәрби операциядә. Аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез», – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 2 июнь 2025
    Исемсез
    Йөрәккә операция ясатып, 10 көннән гастрольга чыгып китүне молодец дип санасак, бик кызганыч. Акча, акча, акча...нишләтә бит.
  • 1 июнь 2025
    Исемсез
    Әнвәр, молодец!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100