Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнвәр, маладис, балаларны карый» – Нургалиевлар төп нигездә җыелган

news_top_970_100
«Әнвәр, маладис, балаларны карый» – Нургалиевлар төп нигездә җыелган
Фото: Әнвәр Нургалиевның шәхси аккаунтындагы видеодан скриншот

Әнвәр Нургалиев төп нигездә туганнарын җыйган. Әлеге җылы очрашудан туган җанлылык бөркелеп торган видео белән җырчы социаль челтәрләрдә уртаклашкан.

Видеодан күренгәнчә, Нургалиевлар беседкада табын корып, сыйланып утырганнар, туп белән уйнаганнар, мунча ягып, мунча кергәннәр. Җырчының күптән түгел фаҗигале төстә вафат булган сеңлесе, танылган блогер Диананың ике улы – Салман белән Сәид тә шунда булган. Тик мәрхүм Диананың 8 яшьлек кызы Аиша гына, кәефсезләнеп, әтисе белән өйдә калган.

«Хәерле көн, дусларым! Яшьрәк чакны бик сирәк бергә җыелыша идек, хәзер, мөмкинчелек килеп чыккан саен, туганнарны туган нигездә җыерга тырышам. Дианабыз безнең җыелышларда гел «заводила» була торган иде. Аиша әтисе белән өйдә калды, кәефе юк, кызганыч», – дип шәрехләгән видеоны Әнвәр әфәнде.

Җырчыга язылучылары тарафыннан бик күп җылы сүзләр килеп ирешкән.

«Маладис, Әнвәр. Бик изге эш. Бигрәк тә балалар өчен кирәк бу очрашулар. Тамырларын белсеннәр, үскәч тә, туганнарын онытмасыннар өчен»;

«Әнвәр, сез – зур йөрәкле, игелекле кеше икәнсез. Шушы балаларны аякка бастырыр, тәрбияләр өчен сезне һәм гаиләгезне Ходай исәнлектән аермасын»;

«Сезне карарга үзе бер рәхәт. Сез – бик гадел, дөрес кеше икәнсез»;

«Туганнарны җыйган кешегә зур савап. Кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын алга таба»;

«Салман кулга ияләнгән песи баласы кебек»;

«Әнвәр, маладис, балаларны бик карый. Ходай гомереңне бирсен»;

«Бик мөлаем видео. Күңелләргә тия»;

«Диананың «подписчик»лары аның ятим калган балалары өчен бик борчыла. Әнвәр абый, рәхмәт сезгә, балаларны күрсәткәләгәнегез өчен. Күңелгә ничектер җылы булып китә», – дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100