Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Антилопамы, әллә Пенелопамы?

Булган хәл.

news_top_970_100
Антилопамы, әллә Пенелопамы?
pixabay.com/ru

Казан дәүләт университетының журналистика факультетында беренче курста укып йөрибез. Сессия җитте. Студентлар — барыбыз да авылдан чыккан кызлар-егетләр, имтихан үтәчәк бүлмә төбендә каушап, дер калтырап торабыз.

Менә берзаман укытучыбыз килде, сынау алу башланды. Иң башта кыюрак саналган биш студентыбыз кереп китте. Ярты сәгатьтән чыга башладылар болар. Мәхмүткә — бишле, Габделхәй белән Инсафка — өчле, Мәдинәгә дүртле эләккән. Иң соңгы булып бүлмәдән Мөршидә атылып килеп чыкты. Кызыбызның кайчандыр нурлы йөзенә карарлык түгел: ул бурлаттай кызарган, аскы ирене калтырап тора, кулы белән яшьле күзләрен ныграк сөрткәндер, күрәсең, сөрмәләре зур кара тап булып күз төбен «бизәгән». Бүлмәдән укытучыбызның «Надан!» дип кычкырганы ишетелде…

Бу көнне имтихан алуның рәте-чираты китте, чөнки укытучы апабызның кәефе китеп, беребезгә дә юньле билге куймады. Соңрак имтихан бирергә кергән курсташлар шуны сөйләделәр. Мөршидәгә Гомерның «Одиссей»ы турындагы билет эләккән. Курка-курка гына сөйли башлаган бу. Инде котылдым, сөйләп бетердем дип куанып кына торганда укытучы «Гомер хатынының исеме кем булган?» -:дип сораган. Мөршидә аны-моны уйлап тормаган, чатнатып: «Антилопа!» - дип җавап биргән. Ә җавап «Пенелопа» икән… Мондый җавапны көтмәгән апабыз пыр тузып киткән, Мөршидәне бик нык тиргәгән, аннары имтиханнан куып ук чыгарган.

Мөршидә үз хатасын чыккач кына аңлады. Елап, шешенеп беткән кызны чак тынычландырдык. Ике атнадан соң ул теге имтиханын уңышлы гына тапшырып кайтты. Мөршидәне шуннан соң шаярып, Антилопа дип йөртә башладык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100