Табиб Александр Мясников антибиотиклар белән бәйле киң таралган сорауларга җавап биргән. Бу хакта «Аргументы и Факты» яза.
Антибиотиклар укол буларак ясалганда нәтиҗәлерәк була, дигән сүз дөресме?
Табиб сүзләренчә, иң мөһиме, нинди антибиотик. «Без үпкә ялкынсынуын икегә: хастаханәдщн читтә һәм хастаханәдә барлыкка килгәнгә бүләбез. Хастаханәдән читтә барлыкка килгәндә, дәвалану ысулын якынча күз алдына китерәбез. Анда бернинди пневмококк юк, анда нигездә типик булмаган бактерияләр – хламидияләр, микоплазма була. Һәм аларга билгеле бер антибиотиклар йогынты ясый. Ә хастаханәдәге инфекция өчен аерым препаратлар бар. Монда антибиотикны кабул итү юлы түгел, ә дөрес антибиотикны туры китерү мөһим», – ди Мясников.
Антибиотикларны катгый рәвештә бер үк вакытта кабул итәргәме?
Төрле антибиотиклар төрлечә эшли. Кайберләренең иң югары тәэсир итү көче 4-6 сәгатьтә була, икенчеләренең – 12, өченчеләре 24 сәгать эшләргә мөмкин. Көнкүрештә табиблар бик үк кыска аралыкка тәэсир итә торган антибиотиклар билгеләмәскә тырыша. Иң мөһиме – аларны табиб кушуы буенча кабул итү.
Антибиотикны сөт белән йотарга ярыймы?
Антибиотиклар кабул иткәндә сөт һәм сөт ризыклары кулланырга ярамый, дигән ышану бар. Чөнки кальций даруның тәэсирен киметә. «Сөт белән тетрациклин рәтендәге бер генә антибиотикны йотарга ярамый. Кул астында берни дә булмаганда антибиотикны сөт белән эчәргә кирәк икән, нишләргә – даруны кабул итмәскәме яки су эзләргәме?» – ди медик.
Гомумән, Мясников билгеләп үткәнчә, антибиотиклар чоры ахырына якынлаша. «Без алар эшләүдән туктасын, резистентлык артсын өчен барысын да эшләдек: без аларны табиб рецептыннан башка, теләсә нинди температура булганда кабул итәбез, табиблар ялгышлык белән дә антибиотиклар бирергә мөмкин», – ди табиб.