news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Антарктида бозлыклары эри: дөньякүләм туфан көтелмиме?

Иң зур Тоттен бозлыгы эри башлаган.

news_top
Антарктида бозлыклары эри: дөньякүләм туфан көтелмиме?

НАСА элек глобаль үзгәрешләргә бирешмәгән Көньяк Антрактида бозлыкларының бик тиз эрүен ачыклаган. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә дип яза РИА Новости.

Әгәр киләчәктә бу бозлыклар эресә, бөтен планета өчен аяныч нәтиҗәләргә китерәчәк. Чөнки бу дөнья океанындагы су күләмен арттырачак.

Материкатагы иң зур Тоттен бозлыгы да эри башлаган. Әгәр ул тулысынча эреп бетә икән, океанда су биеклеге өч метрдан артык күтәреләчәк.

Моннан тыш, кечкенәрәк бозлыклар - Андервуд, Бонд, Адамс һәм Вандерфорд та эри башлаган. Бу бозлыкларның биеклеге 2008 ел белән чагыштырганда якынча өч метрга кимегән. Ел саен алар 25 сантиметр биеклекне югалтып бара.

НАСА белгечләре сүзләренчә, бозлыкларның эрү тизлеге артуга җылы су сәбәпче. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар