Антарктида бозлыгы ярылып, Петербург шәһәре кадәр зурлыктагы айсберг барлыкка килгән
Ун ел элек барлыкка килгән ярыклар бик тиз тирәнәеп, 150 метр калынлыктагы бозлык ватылган.

Антарктида бозлары ватылып, гигант айсберг барлыкка килгән. Аның мәйданы 270 квадрат километр, бу Петербург шәһәре мәйданы кадәр. РИА Новости агентлыгы Бөек Британиянең Антарктика хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.
Айсберг Брант шлейф бозлыгыннан аерылган. Биредә Британиянең Halley тикшеренү станциясе урнашкан. Ун ел чамасы элек 150 метр калынлыктагы бозлыкта ярыклар барлыкка килгән. Гыйнварда иң зур ярыкларның берсе актив рәвештә үсә башлый, ул тәүлегенә бер километрга арта.
26 февральдә берничә сәгать эчендә ярык берничә йөз метрга кадәр киңәя һәм айсберг барлыкка килә.
Галимнәр фикеренчә, моның станциягә зыяны булмый. Айсберг ватылгач, агып китмәс өчен, әле 2016 елда ук станцияне континент эченәрәк күчергәннәр.
Айсберг континенттан читкә йөзеп китәргә яки сайлыкка утырып, бозлык янында калырга мөмкин.
2019 елның октябрендә Антарктикададан 314 миллиард тонна зурлыктагы айсберг аерылып киткән булган инде, диелә хәбәрдә.