news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Антальяда Россия туристлары утырган автобус әйләнгән

Антальяда Россия туристлары утырган автобус әйләнгән

news_top
Антальяда Россия туристлары утырган автобус әйләнгән
Төркиянең Анталья шәһәрендә туристик автобус әйләнгән. Автобуста Россиядән килгән 15 кеше булган, дип хәбәр итә ТАСС.

Һәлакәт бүген иртәнге алтылар тирәсендә булган. Россия туристлары кайту юлына, аэропортка бара торган булган. 15 кеше җәрәхәтләнгән. Шуларның җидесе госпитализациядән баш тарткан һәм аэропортка киткәннәр. Сигез кешене хәзер табиблар күзәтә, аларны иртәгә хастаханәдән чыгарырга мөмкиннәр, чөнки алган җәрәхәтләре авыр түгел, диелә хәбәрдә.

Россия генераль консуллыгы мәсьәләне үз карамагына алган һәм һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклый.

Авариягә эләккән туристларга "Санмар" туроператоры хезмәт күрсәтә. Өйләренә кайтып китә алмаган туристларны мөмкинлек булу белән кайтарып җибәрәчәкләр. Юл чыгымнарын туроператор түләячәк. Әгәр кемгәдер отель кирәк булса, аны отельгә урнаштырачаклар, дип сөйләгән туроператор вәкиле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар