news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Антальяда биш йолдызлы кунакханә пляжында мәет табылган – башы һәм кулы юк

news_top

Төркиянең Анталья шәһәрендә биш йолдызлы кунакханә пляжында мәет табылган. Аның башы һәм уң кулы булмаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Кунакханә хезмәткәрләре пляжда башы һәм уң кулы булмаган мәет табылу турында полициягә хәбәр итте», – диелә «Alanya Postası» басмасы хәбәрендә.

Мәетнең җенесен һәм шәхесен дә ачыклый алмаганнар. Аны судмедэкспертизага җибәргәннәр, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар