Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анталья аэропортында Сочидан килгән самолетка ут капкан

news_top_970_100
Анталья аэропортында Сочидан килгән самолетка ут капкан
Фото: Видеодан скриншот

Анталья аэропортында Сочидан килгән «Sukhoi Superjet 100» самолеты двигателенә ут капкан.

Аэропортның янгын сүндерү хезмәте утны тиз арада сүндергән.

Очыш вакытында пассажирлар гадәти булмаган тавыш ишетә. Бер пассажир сүзләренчә, самолет җиргә төшеп утырыр алдыннан шактый вакыт әйләнеп йөргән, ә утырган вакытта кисәк бәрелгән һәм ягулык аккан.

Икенче бер пассажир җиргә кисәк төшеп утыруга игътибар иткән.

«Безнең бәрелгән аңлашыла иде. Балалар кычкырыша башлады, күпләр күршедәге урындыкларга бәрелде», – дип сөйләгән ул.

Самолет төшеп утырганнан салонга куе төтен тула, паника һәм этеш-төртеш башлана.

89 пассажирны һәм экипажның 6 әгъзасын кабартылган траптан эвакуациялиләр. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Янгынны сүндерәләр.

Анталья аэропорты эшен вакытлыча туктатып тора, әмма хәзер рейслар кабул итү яңартылган.

«Азимут» авиакомпаниясендә әйтүләренчә, самолетның болай төшеп утыруы җилнең үзгәрүе аркасында килеп чыккан.

Росавиация, Тикшерү комитеты һәм Транспорт прокуратурасы тикшерү уздыра.

Россиянең Төркиядәге Генераль консуллыгы ярдәм күрсәтергә әзер, тәүлек әйләнәсе экстрен элемтә телефоны эшли.

Россиягә кайтырга тиеш пассажирларны, резерв самолеты килгәнче, кунакханәгә урнаштырганнар.

Бәхеткә, экипажның һәм аэропорт хезмәтләренең оператив эше аркасында корбаннар булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100