news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Анталиядә Альмира Вәлитова ике кызы белән авариягә юлыккан, бер кызы үлгән

news_top
Анталиядә Альмира Вәлитова ике кызы белән авариягә юлыккан, бер кызы үлгән

«База» телеграм каналы хәбәр итүенчә, Анталиядә Россиядән килгән туристлар зур автоһәлакәткә юлыккан. 5 кеше булган автомобиль автобус һәм тагын 2 автомобиль белән бәрелешкән. Автомобильдә Альмира Вәлитова, аның 2 кызы – Эльвира һәм Гүзәл, кияүләре Додабай һәм Илья булган. Авариядә Эльвира һәлак булган. Альмира һәм Гүзәл авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә эләккән, алар реанимациядә. Ирләр, куркынычсызлык каешларын эләктергән булу сәбәпле, җиңелчә тән җәрәхәтләре генә алган.

Россиялеләрнең страховкалары булмаган, хастаханәдә, акча түләмәсәләр, операция ясалмаячагын әйткәннәр.
Авария Анталиядән Коркутели юнәлешендәге юлда булган. Сәбәбе – яңгыр яуганнан соң юлның тайгак булуы һәм тизлек режимын сакламау, дип фаразлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар