Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ант итәм, син дә минем кебек газапланачаксың...»

news_top_970_100

Нәзирә ярлы, өстәвенә, имин булмаган гаиләдә үсте. Әтисе эчте, әнисе берничә эштә бил бөкте, тик ул да кичләрен шешә белән ял итәргә яратты. Гаиләдә акча булмады, алар «яшәде» дип түгел, ә «җан гына асрады» дип әйтү дөресрәк булыр.

Нәзирәнең мәктәптә дә дуслары булмады. Алама киемнән йөргән, өстәвенә, тәмсез ис аңкып торган кыз белән беркемнең дә дус булып йөрисе килмәде. Нәзирә атнага бер ягыла торган мунчада гына юына иде.

Нәзирә йөзгә дә әллә ни ис китәрлек матур кыз булмады. Ә менә хәлле гаиләдә туган булса, бәлки, барысы да башкачарак булыр иде. Стоматологка барып кәкре тешләрен дә турайтырлар иде, тиешле тәрбия булса, чәчләре дә салам кебек түгел, ә ефәк кебек булыр иде, төрледән-төрле ризык ашап, дөрес тукланса, гәүдәсе дә матурланып китәр иде. Әйе, әгәр табигатьтән бирелгән матурлыгың булмаса, килбәтсез күренмәс өчен, кайвакыт шактый күп акча кирәк шул.

Әмма кызның әти-әнисендә мондый капризлар өчен акча беркайчан да булмады. Әнисе ашарга гел майны күп салып пешерә, җитмәсә, әзерләгән әйберләре дә гадәттә зыянлы ризык була. Артык авырлыгын да, битендәге бетми торган бетчәләрен дә шуннан күрә кыз.

Кигән киемнәре дә тәмам тузган, төсе уңып, юкарып беткән. Гадәттә, кием-салымны аңа күрше-күлән бирә иде. Нәзирәнең көн саен салкын суда юынасы да килми, шуңа күрә, атнага бер ягылган мунчаны көтеп, әллә ничә көннәр буена пычрак килеш йөри.

Җитмәсә, калын пыялалы күзлек киеп йөри. Нәзирә көннәр буе китап укый да телевизор карый. Кызның күңел ачарлык, аралашырлык, каядыр чыгып йөрерлек дуслары юк. Менә шулай күзләрен бозып бетерде дә инде.

Ә 8 сыйныфта аларга яңа малай килде. Руслан сөйкемле генә малай иде. Нәзирә аны хәтта матур малай дип тә санады. Руслан аралашучан булып чыкты, шундук класстагы бөтен бала белән дә дуслашып китте.

Вакыт-вакыт, Нәзирә сиздерми генә аны күзәтә иде. Ул аңа чын принц булып тоелды. Ә кичләрен, йокларга яткач, Руслан турында хыялланып, ул да аңа гашыйк булачак дип күз алдына китереп йокыга тала.

Ә берсендә Нәзирә нәкъ шулай, үзе теләгәнчә килеп чыкты дип уйлады.

Аның сумкасына «Русланнан» дип записка салдылар. Малай аңа мәктәптән соң очрашырга тәкъдим иткән. Янәсе, Нәзирә аңа ошый, һәм ул аның белән очрашырга тели.

Әгәр Нәзирә шундый хыялый һәм беркатлы кыз бала булмаса, ул әлеге записканы укыганда, бөтен классның «хи-хи-хи» килеп көлгәнен ишетми калмас иде. Әмма ул әлеге хатка баш-аягы белән чумган һәм тирә-ягындагы бернигә дә игътибар итмәде.

Әлбәттә, дәресләр тәмамланганнан соң, Нәзирә очрашу билгеләгән урында чапты. Аны анда Руслан көтеп тора иде инде.

«Син дә миңа бик ошыйсың», – диде Нәзирә, килә-килешкә.

Руслан елмайды.

«Мин шат. Бәлки, минем белән очрашырга ризалашырсың?» – диде малай.

«Әлбәттә. Сорап торган буласың тагын...» – диде Нәзирә, сөенеченнән нишләргә дә белмичә.

Руслан белән кулга-кул тотынышып мәктәпкә барулары, бөтен кешенең аларга көнләшеп калуы күз алдына килде кызның. Мәктәптән соң да мөнәсәбәтләре дәвам итәчәк, ә аннан өйләнешәчәкләр, һәм, ниһаять, Нәзирә дә бәхеткә тиенәчәк...

Тик кычкырып көлгән тавышлар кызны хыял болытларыннан җиргә бик тиз төшерде. Бу – Русланның көлүе дә түгел иде.

Нәзирә тирә-ягына карады һәм классларындагы бөтен баланың да алар янында басып торуын һәм көлүен күрде. Кыз югалып калды һәм Русланга текәлде, аның кәефе кырылыр, классташларын куып җибәрер, дип уйлады. Әмма егет тә аларга кушылып көлә башлады.

«Мине шушындый котсыз, ямьсез кызга карармын дип уйладыңмы инде син? Вот дура!» – дип шыркылдап көлде Руслан.

Калганнар да аңа кушылып эчләре катып көлде. Ә Нәзирә комачтай кызарып чыкты, алдын-артын күрмичә чапты. Озак чапты ул, башкалар да аның артыннан чабадыр, бармак төртеп күрсәтәдер кебек тоелды. Йөгерерлек көче беткәч кенә туктады кыз.

Яңаклары буйлап күз яшьләре акты. Нигә шулай көлделәр аннан, нигә шулай мыскыл иттеләр. Ярый инде классташлары! Ә Руслан бит күптән түгел генә килде һәм шундый яхшы малай булып тоелган иде. Ә бит бу явыз уенда ул төп рольне уйнаган булып чыга!

Нәзирә берничә көн мәктәпкә йөрмәде, шулай да гел болай ятып булмый, барды. Ул килеп керүгә, классташлары кычкырып көлеп җибәрде. Нәзирә партасына барып утырды да китапка текәлде. Ә соңыннан, үз тавышын ишетеп, имәнеп китте. Бактың исә, аны телефонга да төшереп торганнар икән.

Нәзирә 9 нчы сыйныф ахырына кадәр көч-хәлгә укып бетерде. Күпме мыскыл иттеләр аны, күпме көлделәр. Нәзирә түзде, инде бергә укырга озак калмавын аңлады. Ә соңыннан классташлары да туйды бугай, чөнки Нәзирә аларның мыскыллауларына игътибар итмәде.

Нәзирә аттестат алды. Тик, китәр алдыннан, башта Руслан янына килде.

«Сез нигә минем белән шулай иттегез?» – дип сорады.

«Үзең гаепле. Шундый булмаска идең...» – диде Руслан, йөзен сытып, әйтерсең «шундый» булуның ничек икәнен аңлата иде.

«Берәр вакыт сиңа шулай ук авыр булачак, әйткән иде диярсең», – диде Нәзирә тыныч кына.

«Ну-ну», – дип мыскыллы көлемсерәде егет.

Нәзирә, мәктәпне тәмамлагач, күрше шәһәргә китеп, техникумга укырга керде. Бу вакытта әти-әнисе тәмам эчкечегә сабышып беткән иде инде. Хәтта моңа кадәр алны-ялны белми эшләгән әнисе дә кешелектән чыгып бара иде.

Ә Нәзирә үзенә сүз бирде, ант итте: ул үзгәрәчәк. Ул менә дигән чибәр кызга әйләнәчәк, үз дигәненә ирешәчәк. Әле үзен мыскыл итүчеләрнең борынына да чиртәчәк. Бик авыр булды аңа. Аның урынында күпләр ярты юлда тукталып, сынып-сыгылып калыр иде. Нәзирәнең дә барысына кул селтәргә, бирешергә теләгән минутлары булды, тик бала чагындагы хурлыкларын искә төшереп, кабат үзендә көч тапты.

Ул яхшы укыды, беренче класслы белгеч булырга теләде. Укыды да, эшләде дә. Акчаны булдыра алганча кысып тотты, экономияләде.

Аның каравы, бик тиз ябыкты. Ачлы-туклы яшәгәндә ябыгу әллә ни авыр түгел ул. Нәзирә акчасын ашарга әрәм итмәскә тырышты, күбрәк җыясы килде.

Техникумны укып бетергәч, шундук эшкә урнашты. Тик читтәге эшләрен дә ташламады, акмаса да тамып тора, акча артык булмый.

Ризыкка артык мөкиббән китмәде, борчылган вакытта, стресс кичергәндә, чама югалтып баллы әйбер ашаудан туктады. Кайбер вакытларда көндез бер генә тапкыр да ашый иде, чөнки вакыты булмады.

Укып бетереп 2 ел узгач, Нәзирәнең әти-әнисе ялган аракы белән агуланып үлде.

Нәзирә озак кайгырмады. Әти-әнисеннән калган йорты сатты һәм шундук үзе яшәгән шәһәрдә ипотекага фатир алды.

Соңыннан Нәзирә акчалырак эш тапты. Өстәмә эшләрен ташлады, сәламәтлеген кайгырта башлады. Тешләренә брекетлар куйдырды, тренажер залына йөрде. Косметологка да акча жәлләмәде, тәмам җанына тигән бетчәләреннән котылды. Чәчләрен тәрбияләде. Котсыз күзлекләреннән котылу өчен, күзләренә операция ясатты.

Кыскасы, мәктәп бетереп 5 ел узуга, Нәзирә танымаслык булып үзгәрде. Ул чын мәгънәсендә чип-чибәр кызга әйләнде, сәламәтлегенә дә, матурлыгына да акча жәлләмәде. Кыйммәтле, матур киемнәр кия башлады, өйдә краннан кайнар су да, салкын су да агып торгач рәхәт, иртәле-кичле душта юынды.

Чыннан да, максат булганда, Нәзирә бик максатчан булып чыкты. ул бөтен яклап та камиллеккә омтылды. Шул исәптән, карьерада да. Шуңа күрә эш дәверендә карьера баскычы буйлап шактый югары үрмәләде, тышкы кыяфәте танымаслык булып үзгәрде, гадәтләрен үзгәртте, үзен кайгырта башлады.

Тик бер генә нәрсә үзгәрешсез калды – теге вакыттагы хәл өчен оят иде аңа. Әлбәттә, психологка йөреп, бу хистән арынып та булыр иде, тик Нәзирә гаделлек теләде. Ул үч алырга хыялланды. Чынлап та уңайлы җае чыгар дип уйлап та карамады хәтта.

Русланны кафеда очраклы гына очратты ул. Егет дә Нәзирә яши торган шәһәргә күченеп килгән икән.

Егетне күргәч, күңелен курку биләп алды. Кабаттан бөтен кеше аңа бармак төртеп көләр кебек тоелды. Тик соңыннан Нәзирә үзен кулга алды.

Руслан үзенә бер сөйкемле генә кызның карап утыруын сизде. Әлбәттә, ул Нәзирәне танымады. Ул чыннан да бик нык үзгәргән иде шул, хәтта үз әнисе дә танымас иде, мөгаен. Нәзирә социаль челтәрләрдә утырмады – кирәген тапмады. Дуслары белән ул болай да аралаша ала, ә иске танышларын эзләргә теләмәде. Хәер, теге очрактан соң, Нәзирә үзенең тормышын да кемдер күзәтеп, карап баруын теләмәде.

Руслан аның янына үзе килде. Нәзирә башта куркып калды, таныгандыр дип уйлады. Тик егет аны танымаган иде.

«Хәерле кич. Сезнең янга утырырга мөмкинме?» – дип ягымлы гына эндәште Руслан.

Нәзирә ризалашып баш какты. Нәрсәдер эндәшергә, сөйләшергә курыкты, башта әзрәк күзәтәсе килде.

«Кофе белән сыйларга рөхсәт итәсезме?» – диде егет.

«Әйе», – дип ризалашты Нәзирә.

Менә шул вакытта Нәзирә Русланның үзен танымавын аңлады да инде. Егет чынлап та аның белән кызыксынып киткән иде.

Алар кич буе бергә булды. Соңыннан Руслан аны өенә кадәр озатып куйды, чәй эчәргә керергә үтенде. Тик Нәзирә чакырмады.

Фатирына кергәч, Нәзирә моңарчы булмаганча бик күтәренке кәефтә булуын аңлады. Тик бу – кемнеңдер үзе белән кызыксынуыннан түгел, ә алда көткән татлы үчтән шулай иде.

Руслан Нәзирәгә үзе шалтыратты, аны кабат очрашуга чакырды. Кыз ризалашты.

Бервакытта да егетләр белән очрашып йөрмәгән Нәзирә ир-ат белән ничек идарә итәсен, үз кубызына биетәсен каяндыр белә иде. Моңа хәтта үзе дә аптырады. Ул Русланны әле якында гына тотты, әле аннан читләште. Аны борчылырга мәҗбүр итеп, берничә көне телефонын алмаска мөмкин иде, ә кирәк вакытта янәшә була белде.

Руслан чыннан да гашыйк булды. Ул гел Нәзирәнең шалтыратуын көтте, аның өчен барына да әзер иде. Әгәр төрле хорафатларга ышана торган егет булса, һичшиксез үзен сихерләделәр дип уйлар иде. Ә Нәзирә моны язмыш дип санады. Бу тормышта һәрнәрсә өчен җавап тотарга кирәк.

Алар 3 ай очрашып йөрде. Ә Руслан тәмам баш югалтып гашыйк булгач, Нәзирә уңайлы вакыт җиткәнен аңлады.

Руслан аңа бергә яши башларга тәкъдим итте, гел аның янәшәсендә булырга теләвен әйтте.

Нәзирә көлемсерәп куйды. Нәкъ теге вакытта Руслан көлемсерәгән кебек... Ә соңыннан егетнең күзләренә туры карап, «юк» диде.

«Нигә?» – дип гаҗәпләнде егет.

«Чыннан да, тормышымны синең белән уздырырга телимдер дип уйладыңмы инде син? Теләсә кем белән риза, тик синең белән генә түгел», – диде Нәзирә.

«Нәзирә, син ни сөйлисең инде?» – диде Руслан, елмаерга тырышып. Ул кыз шаяртадыр дип кенә уйлаган иде.

«Үзең гаепле. Шундый булмаска идең...» – диде Нәзирә.

Кыз да нәкъ Руслан кебек йөзен сытты. Тик егет әле дә берни аңламый иде.

«Син нәрсә сөйлисең соң?» – диде ул аптырап.

Нәзирә аңа якынрак килде дә, әкрен генә пышылдады:

«Әйткән идем бит, кайчан да булса син дә нәкъ мин кичергән газапны кичерәчәксең, дип. Барысы өчен дә җавап тотарга кирәк. Син мине кимсеттең, мыскыл иттең, ә менә хәзер миң сиңа газап китерәм».

«Син нәрсә турында, аңламыйм...» – диде Руслан.

Һәм шундук катып калды.

«Булмас...» – дип пышылдады.

«Үзгәргәнмен, әйеме? Барысы да мөмкин икән бит», – диде Нәзирә.

«Юк... Син ул түгел...» – диде Руслан

«Шулай дип уйлыйсыңмы?» – дип көлемсерәде кыз.

Руслан кызны игътибар белән карады һәм гаҗәпләнүдән башын селкеде. Каршында классташ кызы басып торганын аңлаган иде инде егет. Тик кыяфәте генә танырлык түгел.

«Нәзирә, гафу ит...» – диде ул, нишләргә белмичә.

«Соң инде... Тик мин сиңа рәхмәт әйтергә тиеш. Әгәр син шулай явызларча шаяртмаган булсаң, мин бернәрсәгә дә ирешә алмаган булыр идем. Ә хәзер мин ул хатирәләрдән ирекле, чөнки синнән үч ала алдым», – диде Нәзирә.

Бу сүзләрдән соң Нәзирә торып басты да китеп барды. Руслан әле күпмедер вакыт аңа шалтыратырга, язарга тырышты. Үткәннәр өчен кичерү сорады, очрашырга тәкъдим итте. Тик Нәзирә аны бар дип тә белмәде.

Балачактагы теге әрнү беттеме? Юк, бетмәде... Үткәннәр белән мәңгелеккә хушлашу өчен, барыбер психолог ярдәме кирәк иде Нәзирәгә.

Тик Нәзирә ниндидер вәхшиләрчә канәгатьлек кичерде. Ул бернәрсәнең дә юкка, заяга булмавын аңлады. Хәзер ул алга таба барырга әзер. Кемгәдер нәрсәдер исбатлар өчен түгел, ә үзе өчен тагын да яхшыракка омтылырга тели. Бу инде иске яраларны тулысынча дәвалауга беренче адым булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100