news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Анорексия белән авыручы кыз 35 яшендә әбигә әйләнгән һәм үлгән

news_top

Израильнең Тель-Авив шәһәрендә модель Карин Боуман 35 яшендә үлгән. Ул берничә ел анорексия белән чирләгән. Авыру аны әбигә әверелдергән. Ул үлгәндә 23 кило авырлыкта булган. Бу турыда РЕН ТВ каналы Ynet порталына сылтама белән хәбәр итте.

Кыз дөньяда мода дөньясында танылган гаиләдә үскән. Аның апалары модель бизнесы белән шөгыльләнә. Карин 17 яшьтә модель була. Бер кастингта аңа ябыгырга кушалар. Ул диетага утыра һәм туктый алмый. 22 яшендә авырый башлый. Шуннан бирле дәвалана.

Үләр алдыннан 24 килога кадәр ябыга, бик картая. Пневмония белән авырый башлый, аны хастаханәгә салалар, ИВЛга тоташтыралар. Ләкин коткара алмыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар