Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анорексия белән авыручы кыз: "Метрода аңымны югалтып егылганмын"

“Вконтакте”, “Инстаграм” челтәрендә еш кына тал чыбыгыдай ябык кызларны очратам. Кызыксынып, анорексия дип аталган төркемнәрне карап чыгарга булдым. Мае түгел, ите дә калмаган кызларның фотолары астына язылган комментарийлардан чәчләрем үрә катты. “Таза. Кара үзеңә! Ябык әзрәк!” дигән язмаларны күргәч, ул комментарий авторларына “Үз акылыгыздамы сез?” дип, бик нык кычкырасым килде. 

news_top_970_100
Анорексия белән авыручы кыз: "Метрода аңымны югалтып егылганмын"

Ябыгырга теләүчеләр оештырган төркемдә кызлар, бер-берсенә язган комментарийларын укып, тагын да ябыгуларын дәвам итсә, үзеңне гүргә кертү була түгелме соң бу?

Кабыргалары күренеп торган кызга: “Матур! Шаккаткыч! Мин дә шулай ябык буласым килә!” - дигән комментарийларны укыгач, бөтенләй коелып төштем. Анорексия белән кызыксынган, ябыгырга омтылган кешеләрнең меңләгән булуы мине шок хәлендә калдырды.

Заман модасы таләпләренә туры килергә тырышып, яисә психик яктан ниндидер травма алган кешеләрнең ябыгу белән мавыгулары еш күренеш. Дөрес ябыгудан анорексиягә - ашаудан калу нәтиҗәсендә ябыгу чиренә дучар булуга кеше ничек барып җитә? Ябыгудан коры сөяккә генә калган, бөтен кабыргалары күренеп торган кешеләр ни уйлый? Нәрсә хис итә? 

Бу хакта анорексия белән авырган кешеләр “Татар-информ” хәбәрчесенә үзләре сөйләде.

“Кулымдагы чыгып торган кан тамырлары ошады”

Моннан берничә ел элек бер танышым бик нык ябыга башлады. Мәктәптә ул коры судан һәр бер телем ипидән башка бернәрсә дә ашамый иде. Ашаганнан соң да, “Ник ашадым, тагын тазарам” дип хафаланган кыз, үзенә урын таба алмый интегеп йөри иде. Көзгедән аңа күз аслары кара көйгән, яңаклары беленеп торган, ите дә калмаган ябык бер кыз карап тора башлагач та тынычлана алмады. Көзге аңа һаман таза кызны күрсәтеп тора сыман икән. Иртән торгач коры чәй, бер кечкенә бутерброд, көндезен мәктәптә ашамый үткәрү, кичен әниләре белән талаша-талаша бер чүмеч шулпа эчү аның өчен бик күп азык булып тоелгандыр, мөгаен.

Нәрсәгә ябыга башлаганын ул үзе дә әйтә алмый иде. “Мин көзгегә караган саен үземне ямьсез, таза итеп хис иттем. Ябыгасым килде. 45 кг авырлыктан мин 39 кг га калдым. Кулларымда күренеп торган кан тамырлары ошады. Ябык аякларым миңа бик матур тоелды. Шушы халәтемне саклап каласым килде”, - дип сөйләде ул.

Кан тамырлары күренсен өчен генә ябыгу идеме?

— Юк, аның өчен генә түгел. Миңа, гомумән, ябык кешеләр ошый иде. Нормаль авырлык булган вакытта да кешеләрдән бигрәк ябык син дип ишетә идем. Ышанмадым. Кеше алдый ала, көзге алдамас дип уйладым.

Ничек кире үз халәтеңә кайтырга булдың соң?

— Ябыга башлагач, сәламәтлек белән проблемалар башланды. Аңымны югалтып егылгач, әни бик нык курыккан иде. Төрле табибларга йөрдек. Үземне уйламадым ул вакытта. Әни жәл булды. Ашамагач, ул бик нык көенә иде. Аның күңелен төшерәсем килмәде. Һәм мин яңадан ашый башладым. Хәзер минем авырлык нормадан 10 кг га ким. Ләкин мин моның өстендә бик нык эшлим.

“Метрода аңны югалтып егылдым”

“Мин элек бик таза идем. Автобусларда йөргәндә “сыер”, “тау”, “безне дә ашамасын” ише сүзләрне еш ишетергә туры килде. Башта бик нык уйланып, елап йөргән булсам, вакыт узу белән күрмәмешкә салышырга өйрәндем. Яраткан кешем табылыр дип уйладым. Мәктәпне бетереп, югары уку йортына укырга кергәч, беренче курста бер егетне - Илшатны очраттым. Ул вакытта мин 100 кг лы кызга андый егет игътибар итәр дип уйламаган идем дә”, - дип сөйли Лиза.

Яраткач, ник ябыгырга булдың соң?

— Ул мине ташлады. Беләсеңме, ничек авыр булды? Дуслары янында минем белән йөрергә оялган. Безнең бер тапкыр да кеше янында кулга кул тотынышып йөргән булмады. Ул мине тазага санады. Кеше югында, “Син шундый матур” дип әйтә иде. Башта кешеләрдән безнең мәхәббәтне яшерә дип уйладым. Ахырдан аңа оят булганын аңладым. Янына килеп, “Яратмасаң, турысын әйт!” - дидем. Ул кычкырып көлде. “Синең кебек симезне яратырга мөмкин түгел” диде.

— Алга таба нишләдең?

— Сүз әйтә алмый катып калдым. Шул көннән соң ябыга башладым. Су эчтем, салат яфраклары ашадым. Яшелчә ашауга гына күчтем. Көненә бер кыяр, яисә помидор ашадым. Ашыйсы килгәндә су эчә идем. Әкренләп ябыга башладым. Өч айдан мине таный торган түгел иде инде. 100 кгнан 50 кг калдым. Элек хыяллана да алмаган күлмәкләремне алдым. Урамда барганда егетләр килеп таныша башладылар. Илшат терсәген тешләп мине кайтарырга тырышсын өчен барысын да эшләргә риза идем.

Кире кайттымы соң?

— Юк. Ул башка кыз тапты. Ул миннән дә ябык иде. Метр да алтмыш буема 50 кг күп икәнен, таза булганымны аңладым. Миңа тагын да күбрәк ябыгырга кирәк иде. Су гына эчеп тора башладым. Башта бик нык авыр булды. Эчем нык авыртты. Хәлсезләндем. Аннары ничектер хәл кереп киткән кебек булды. Үземдә ниндидер бер көч сиздем. Ашамагач рәхәт була башлады. Башка эш белән шөгыльләнергә вакыт күбрәк кала иде. Бөтен эшләгән акчама кием ала башладым. Илшатның кызыннан мең тапкыр матур идем мин.

Сәламәтлек белән проблемалар кайчан башланды?

— Су гына эчеп тора башлагач. Чәчләрем бик нык коелды. Нинди генә шампунь, бальзамнар алып бетермәдем! Эч нык авырта башлады. Элек ашыйсы килгәндә укшытса, хәзер инде ашарга берәр нәрсә алганда укшыта башлады. Мин ризыкны бөтенләй дә кабул итә алмый башладым. Бервакыт метрода барганда аңымны җуйдым. Килеп булышучы да булмады. Ап-ак күлмәк өстенә басып, таптап киткәннәр. Күзләремне ачканда бер карт әби генә килеп: ”Алкаш”, - дип китте.

Больницага бардыңмы?

— Әйе. Тормышым өчен курка башладым. Авырлык көннән-көн кимеде. Системалар куйдылар. Хатын-кыз авырулары башланды. Миңа операцияләр ясадылар. Озак тернәкләндем. “Бала таба алмыйсың!” - диделәр. Бик нык еладым. Ышана алмадым. Озак дәваланырга туры килде. Башка табибларга да бардым. Бу сүзләр алдагы тормышымны бозды. Мин үз кулларым белән тормышымны боздым. Әни кире ашарга өйрәтте. Көчләп ашатты. Еладым. Хәзер мин ашыйм. Ә файдасы?.. Файдасы юк...

Анорексия белән авыручы кызның әнисе: “Нәрсәдә ялгыштым”

“Кызым гел таза булды. Кечкенәдән бернинди авыруларга да бирешкәне булмады. Салкын тиеп тә бик сирәк кенә авырта иде. Ул кинәт бик нык ябыга башлады. Башта үзе өчен эшли, формага килә дип сөендем. Шулчакта ук аңлаган булсам!Ул гел өйдән чыгып китә торганга әйләнде. Минем сүзне тыңламады. Укуда дип алдалады. Ашадым, диде. 

Көннән–көн ябыга барган балама карап йөрәгем әрнеде. Нәрсәдә ялгыштым, нәрсәне карап бетермәдем икән дип баш ваттым. Озак нишләргә белми йөрдем. Проблемалар башланганны ярты елдан соң сизә башладым. Ул өйдә бөтенләй ашамаганын аңлап алдым. Көчләп ашата башлагач, бәдрәфкә кереп ашаганын кире чыгара иде. Белгечкә алып барсаң, кичермим дип куркыты. Коры су эчкән, тал чыбыгыдай калган балам, көзгегә карап, үзен таза диде. Минем сүзләрне тыңларга да теләмәде. 

Мин аны көчләп ашаттым. Ул бик нык елады. Бәдрәфне бикләп куйгач, ниләр генә кычкырып бетермәде. Ашаганын йота алмады. Үлчәүне чыгарып бәрдем. Хәзер аз-азлап ашый башлады”, - дип сөйләде Лизаның әнисе.

“Ябык, матур буласым килде”

“Безнең гаиләдә бөтен кеше таза. 100 кг - иң кечкенә авырлык. Минем андый буласым килмәде. Безнең геннар миңа да тәэсир итәсен белдем. Тормышымны, бишенче катны менгәндә тыны кысылып, икегә бөгелеп, көч-хәлгә сулыш алган кеше булып үткәрәсем килмәде. Мин башкача эшләргә булдым. Ябык, матур буласым килде. Гаиләм моңа каршы иде. Алар өчен нормаль авырлык 90-100 кг санала иде. Бу бөтенләй минем тормышка карашыма туры килмәде. Һәм мин әкренләп ябыга башладым”, - дип сөйли Саша.

— Әти-әниең бернәрсә дә сизмәдеме?

— Сизде инде. Төрле табибтан баш чыкмады. Атна саен каядыр кемгәдер тикшертеп йөрделәр. Ул вакытта мин көлдем генә. Сәбәбен дә әйтмәдем. Алардан аерылып торганымны күрсәтәсем килде.

— Ябыга башлагач нәрсә хис иттең?

— Ул әйтеп бетерә алмаслык хис. Рәхәтлек. Җиңеллек. Таулар күчерергә әзер идем. Артыкка киткәнче...

— Кайчан үзеңдә проблемалар барлыгын аңладың?

— Калтырап тора башлагач. Минем ризыкка карауга ук җирәнү барлыкка килә иде. Ашаган ризык организмда озак тормады. Ул аны кабул итә алмый башлады. Беләсеңме, ябыгу – ул кызык стадия. Башта синең гел ашыйсың килә. Ашыйсы килгәннән тилереп бетәсең. 20-30 көн узганнан соң, сиңа җиңелрәк була башлый. Кәеф күтәрелә. Берничә килограмга кимегәннән соң сөенеп йөри башлыйсың. Очасың, бар дөньяга шатлыгыңны таратасың килә. 

Аннары әкренләп сиңа бөтенләй дә ризыкның кирәге калмый. Сиңа рәхәт! Ябык тәнеңә карап соклану, син әлегәчә таза дигән хискә, уйларга алышына. Син көннән-көн үзеңне күралмыйсың. Тагын да ябыгырга дигән уй башыңнан чыкмый. Ул бер идеягә әйләнә. Син ябыгасың. Сиңа җитми. Җитми. Җитми. Кешеләр ни дисә дә сиңа барыбер була башлый. Бер кешене тыңламыйсың. Алдагы тормышыңны уйламыйсың. Ябыгу - төп максатыңа әйләнә. 

Минем әле дә кире тазарасым килми. Миңа бу халәт ошый. Син ниндидер җиңеллек хис итәсең. Мин үз-үземә ошыйм. Бу - минем тормыш. Башка кешенең кысылырга хакы юк. Ошамаган кеше сөйләшмәсен. Мин алга таба да ябыгырга уйлыйм”, - дип сөйләде Саша.

Анорексия - латинча борынгы грек теленнән "аппетит булмау" дип тәрҗемә ителә, чиктән тыш ябыгу нәтиҗәсендә ризыкны кабул итү  функциясе бозылу. Анорексия вакытында кеше тазарудан курка, ябыгырга тели. Анорексия белән башлыча кызлар авырый. Анорексия теге яки бу формада 4 процент хатын-кызларда һәм 0,3 процент ир-атларда күзәтелә. Анорексиянең сәбәбе биологик (генетик яктан килгән) яки психологик була. 

Анорексия үзен түбән бәяләгән, үзендә ышанмаган кешеләрдә күбрәк була. 

Анорексия симптомнары: 

1) Авырлыкның тиешледән 15 процентка түбәнрәк булуы;
2) Пациентның патологик рәвештә ябыгырга теләве - аның бөтен тормышының максаты ябыгуга әйләнә;
3) Симерүдән курку;
4) Эндокрин системаның бозылуы, күремнең юкка чыгуы, ирләрдә - җенси теләк бетү;
5) Яшүсмерләрдә - җенси органнарның үсеше тукталу;
6) Ашау рәвеше үзгәрү - басып ашау, ризыкны вак-вак кисәкләргә бүлгәләп ашау, ялгыз ашау;
7) Йоклый алмау;
8) Көзгегә караудан курку;
9) Үпкәләү, нервлану;
10) Кисәк кенә ризык әзерләү һәм рецептлар белән мавыга башлау, моңа кадәр булмаганча, өйдәгеләргә: "Ризыкны үзем әзерлим" дип, ашарга пешерергә керешү;
11) Кафе-рестораннарга, ашау кирәк булган урыннарга йөрүдән туктау, ваннада, бәдрәфтә озаклап бикләнеп тору, өйдән чыгып, озаклап спорт белән шөгыльләнү;
12) Кәефнең кисәк үзгәрүе - эйфория кисәк кенә нервлануга үзгәрә.
13) Чәч коелу, тиренең агаруы. Аркада, биттә вак кына төкләр барлыкка килү.

Анорексиянең берничә стадиясе була. Анорексия белән чирләп, "кахетик" дип аталган стадиягә җиткәч (1,5 - 2 ел) эчке органнарга төзәтеп булмаслык зыян килә. Гәүдә авырлыгы норманың яртысы кадәр генә калган була. Бу хәлгә җиткән кешенең гомерен саклап булмый. 

2012 елда Израильдә гадәти булмаган рәвештә ябык модельләрне реклама максатыннан файдалануны тыя торган закон кабул ителгән. 2005 елдан 16 ноябрь анарексиягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Психотерапевттан өч киңәш

Психотерапевт-психолог, психология фәннәре кандидаты, КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты Рамил Гарифуллин анорексия турында үз фикерен белдерде. 

“Анорексия ул кешенең психик яктан проблемалары булу. Кеше ашаганда борчыла, курка башлый. Беренче курку – азык ашказанында кысылып калыр дигән. Икенче курку – азык организмга кереп, май катламы барлыкка килү. Анорексия белән авырган кеше ризык кабул итәргә курка. 

Анорексия белән яшь кызлар гына түгел, кечкенә балалар да авырый. Алар сыек азык ашый, ризыкның кысылып калуыннан курка.

Анорексия белән авырмый ябык булган кешеләр дә бар. Алар психологик һәм генетик яктан шулай корылган. Алар авырмый да ябык булырга мөмкин.

Анорексия белән авырган кешеләргә һәм аларның якыннарына 3 киңәш.

1. Анорексиянең авыру икәнен аңларга. Анорексия белән авырган кешенең кәефен бик яхшылап күзәтергә кирәк. Ул депрессиягә бирелә, гел борчыла. Бу халәтне булдырмау өчен эшләргә кирәк.

2. Психотерапевтка алып килергә. Монда анорексия белән авыручы кешенең туганнары булышырга тиеш. Кеше үзенә объектив бәя бирә алмый. Ул авырганы белән килешмәскә дә мөмкин. Туганнары аны белгечкә алып килергә тиеш.

3. Анорексия белән авыручы куркырга тиеш. Беренче курку – азык кабул итеп тазару, яисә азыкның ашказанында кысылып калырга мөмкин булуы. Икенче курку – алдагы тормыш турында уйлану, сәламәтлекне кайгыртырга кирәклеген аңлау. Икенче курку беренчесен юк итә. Бу вакытта кеше сәламәтләнә башлый.

Фото: Илнар Төхбәтов

Диетолог фикере

Диетолог, эндокринолог Раушания Хисмәтуллина анорексия булмаслык итеп дөрес диета тоту турында сөйләде. 

“Анорексия белән авырган кеше ризыктан баш тарта, яисә ашаганнан соң авырлык җыймас өчен чаралар күрә: укшыту барлыкка китерә, эч йомшарткычлар эчә. Беркайчан да көзгегә карап үзен ябык дип әйтә алмый. 

Ябыгырга уйлаган кешеләргә, башта адекват рәвештә күпме килограмм киметергә икәнен аңларга кирәк. Яшькә, авырлыкка, җенескә карап, идеаль авырлыкны чыгара торган билгеле бер формула бар. 

Шул ук вакытта, киметелгән килограммнар организм өчен зур стресс икәнен дә онытмаска кирәк. Айга барлык авырлыкның 5 процентын гына киметергә ярый.

Ябыгырга теләгән кешеләргә балансланган диета тотарга киңәш ителә. Мондый диета вакытында кеше организмга кирәкле аксым, углеводлар, май ала. Шул ук вакытта, адекват калорийлар дефициты булдыру кирәк. Уртача сезнең норманың 10 проценты. Туклану рационыннан пешкән әйберләрне, шикәр, колбаса ише әйберләрне аласыз. Ләкин сезнең рацион бу вакытта ит, балык, диңгез продуктлары, йомырка, эремчек белән тулы булырга тиеш. Ипи – углевод, үсемлек майлары, авокадо - файдалы май булсын өчен рационга кертелә, бу рационны тоткан очракта авырлык кими, холестерин төшә. 

Анорексия белән авыручы кешеләрне дәвалау өчен, вакытында белгечләргә бару кирәк. Бу психотерапевт һәм диетолог, эндокринологның уртак эше”, - дип сөйләде Раушания Хисмәтуллина. 

Фото - шәхси архивтан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100