Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аномаль җылылык 8 мартка кадәр сакланачак» — КФУ галиме язга фаразларын әйтте

Ни өчен февраль ахырында Казанда һава торышы март аендагы кебек? Шәһәр климатына глобаль җылыну ничек тәэсир итә? Кышкы салкыннар тагын булачакмы һәм кар тулысынча кайчан эреп бетәр? Бу хакта «Татар-информ»га профессор, КФУның география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

news_top_970_100
«Аномаль җылылык 8 мартка кадәр сакланачак» — КФУ галиме язга фаразларын әйтте
Михаил Захаров фотосы

«Климат картасы кызыл төстә»

Февраль башы явым-төшемнәре белән гаҗәпләндерсә, ай азагында язгы һава торышы урнашты. Мондый җылылык алдагы көннәрдә дә көтелә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә — 8 мартка кадәр сакланачак.

«Якындагы декадада һәм 8 мартка кадәр Казанда тәүлек температурасы климатик нормадан 4-5 градуска югарырак булачак. Бу нәрсә белән бәйле? Безгә көньяк агымнар килә. Хәзер без Себер антициклонының көнбатыш перифериясендә торабыз. Шуңа күрә бездә кояшлы һәм уңай һава торышы. Бу атнада явым-төшем булмаячак диярлек. Бу асылда февраль ае түгел, ә март ае», — дип сөйләде Юрий Переведенцев.

Күпьеллык климатик мәгълүматларга караганда, хәзер шәһәрдә тәүлекнең уртача температурасы якынча -8,5 градус тәшкил итәргә тиеш. Тик быелгы февральдә күктә кояш балкый, ә җирдә гөрләвекләр ага.   

«Декадага климат картасын карасак, бөтен Россия кызыл төстә, беркайда да салкын юк. Агымнар көньяктан, ә анда җылылык аномалиясе тагын да күбрәк — 8 градус тәшкил итә», — дип өстәде КФУ профессоры.

Әмма узган елны искә алсак, ул вакытта 25 февральдә Казанда минус 22 градус салкын иде. Бу көнне метеокүзәтүләр тарихында минималь температура 1898 елда теркәлгән һәм -33 градус булган, ә максималь температура — +5,2 градус 2015 елда булган.

«Быелгы кыш йөз ел эчендә кар иң күп булган еллар өчлегендә»

Метеорологлар мәгълүматларына караганда, узып бара торган кыш бу гасырның иң күп карлы кышлар өчлегенә кергән. Февраль аенда Казанда явым-төшем күп яуды, нормадан ике тапкыр диярлек күбрәк. Бу айда безнең шәһәр өчен норма 37 мм тәшкил итә, ә быел шәһәргә 70 мм чамасы явым-төшем яуды. Аномаль җылылык аркасында КФУ метеостанциясе мәйданчыгындагы кар катламының биеклеге соңгы атнада 65тән 55 сантиметрга кадәр кимегән.

«Февральдә температура климатик нормадан югарырак иде. Норма — 10 градус, ә февральдә якынча 5-6 градуска җылы булды. Бу — Төньяк Атлантика йогынты. 20 февральдән Казанда уртача тәүлеклек температура җылы булды», — дип билгеләп үтте «Татар-информ» әңгәмәдәше.

Кар эрүгә кояш кына түгел, яңгырлар да ярдәм итә. Әгәр яз «күчеш эстафетасын Атлантикадан Көнбатыш-Көнчыгышныкына» үзгәртсә, аның беренче ае, тулаем алганда, климат нормасыннан җылырак булачак, дип саный КФУ профессоры.

«Кар мартның икенче декадасында эреп бетәчәк»

Гадәттә, Казанда һава температурасы 31 марттан 2 апрельгә кадәр ноль градустан югарырак күтәрелә. Әгәр яз иртә килсә, бу хәл иртәрәк тә булырга мөмкин: язның беренче аеның икенче яки өченче декадасында ук та күзәтелә ала. Гадәттә, Татарстан башкаласында кар 9-11 апрельдә тулысынча эреп бетә. Әмма яз иртә килсә, кар да иртәрәк китәчәк.

«Әгәр көнбатыш-көнчыгыш күчешләр сакланса, элеккечә үк циклоннар Атлантикадан килсә, алар җылы һәм яңгырлар алып киләчәк. Шул чакта, чыннан да, яз җылы һәм иртә булырга мөмкин. Иртә язда кар мартның икенче декадасында эреп бетәргә мөмкин. Синоптик хәл сакланса, яз иртә киләчәк. Ул чакта көчле су басулар булачак, бөтен су елгаларга агып китәчәк», — дип билгеләп үтте Юрий Переведенцев.

Хәзер шәһәрдәге туфракта туң тирәнлеге калын түгел. Әгәр яз акрынлап килсә, авыл хуҗалыгы өчен хәл уңай булачак, җир кирәк кадәр дым сеңдерәчәк.

Норма буенча мартның беренче декадасы гадәттә түбән температура белән аерылып тора. Әйтик, 1 мартта тәүлеклеклек температура -8,9, ә 8 мартта -6 градус булырга тиеш.

«Хәзерге кебек һава торышы мартның икенче декадасы ахырына хас. Без Себер антициклонының көнбатыш перифериясендә торабыз, безгә Көньяк агымнар килә. Икенче яктан, безнең өстә торган циклон Атлантиканың көньяк күчешен тәэмин итә. Арктика безгә керә алмый», — дип өстәде КФУ галиме.

Яз иртә килсә, март башында шәһәрдә тәүлекнең уртача температурасы -4тән алып -7 градуска кадәр көтелә, бу нормадан күпкә югары.

«Март җылы һәм кояшлы булачак»

КФУ галиме сүзләреннән аңлашылганча, әгәр бездә Арктика йогынты сизелсә, салкыннар да кире кайтырга мөмкин. Әмма мондый ультраполяр күренеш соңгы вакытта сирәк күзәтелә икән.

«Әгәр салкыннар кире кайтса, алар кыска вакытлы булачак. Урамда инде яз, кояшлы. Март җылы һәм кояшлы булырга тиеш. Айның икенче яртысында яңгырлар явуы һәм җылы булуы ихтимал», — дип саный КФУ профессоры.

Казан университеты метеостанциясе мәгълүматлары буенча, март аенда безнең шәһәрдә уртача айлык температура гадәттә +4,2, апрель аенда +5,5, ә май аенда +13,5 градус тәшкил итә. Бу станция шәһәр үзәгендә урнашкан, анда шәһәр читендәгегә караганда җылырак. Күпьеллык күрсәткечләр буенча, язның беренче аенда шәһәрдә явым-төшемнәр саны иң аз күләмдә һәм бары 34 мм тәшкил итә. Апрель аенда Казанда явым-төшем, гадәттә, 40 мм, ә май аенда 39 мм күзәтелә.

КФУ профессоры аңлатып узганча, глобаль җылыну аркасында республикада яз иртәрәк башлана, җәй тизрәк килә, ә көз соңрак тәмамлана.

«Бездә җылы чор дәвамлылыгы арта», — диде Переведенцев.

Тәүлеклекләрнең уртачы температурасы нульле тамга аша уңай якка күчә торган чор җылы санала. Моннан тыш, җылы көннәрнең дә гомуми саны арта бара.

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100