Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җанның үлемсезлеген эзләгәндә, үлемгә юлыкканнар: Шамбала эзләгән туристлар фаҗигасе

news_top_970_100

27 июльдә Алтай Республикасында туристлар утырган МИ-8 вертолеты һәлакәткә юлыкты. Бортта 16 кеше булган, аларның 4се һәлак булды. Вертолет җиргә төшеп утырырга җыена, тик ни сәбәпледер вертолет канатлары белән чыбыклы баганага тиеп китә, аннан җиргә егылып төшә һәм кинәт яна башлый. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза.

Туристлар төркемендә эзотериклар компаниясе дә булган, алар Россиянең төрле шәһәрләреннән Алтайга «Врата в Шамбалу» семинарына килгән була. Семинарны оештыручылар Санкт-Петербургтан Евгений һәм Яна, алар эзотерик практикалар белән күптәннән шөгыльләнә. Алар «Шамбала» мәктәбен оештырган һәм үз тирәләренә аң эволюциясенә ышанучы бик күп фикердәшләрен туплаган.

Ышанулар буенча, Шамбалага керә торган җир Белуха тавында, һәм күп кенә эзотериклар аны көч алу урыны дип саный, «энергиясе белән тулыланыр» өчен шушында килә.

Семинарны алып баручы 35 яшьлек Яна Кургаева үзен Укытучы дип атаган. Ире белән бергә үз укучыларын аңны трансформацияләү серләренә өйрәткәннәр. Кызганыч, Яна вертолет һәлакәтендә вафат була. Яна үзенең «ВКонтакте»дагы аккаунтында үлем турында, дөресрәге, җанының үлемсезлеге турында күп язган.

Фото: © Социаль челтәрдән

Сүз уңаеннан, «Шамбала» сайтында да Янының үзе турында язмасы бар.

«Хәтерлим әле, үз гомеремдә беренче тапкыр үлем турында балачагымда ук уйландым. Зурларның берсеннән: «Үлем нәрсә ул? Үлгәннән соң нәрсә була?» – дип сорадым. Барысы да «Бернәрсә дә түгел. Син юкка чыгасың», – дип җавап бирде. Моны аерымачык күз алдыма китерергә тырышканымны бик яхшы хәтерлим. Ничек инде ул, мин – бар... һәм кинәт кенә мин юкка чыгаммы?.. Тырыштым, тик моны булдыра алмадым. Булдыра алмадым, чөнки зурларның сүзе ялгыш иде. Безнең Җан беркая да юкка чыкмый, ул үлемсез. Без йөзләгән, меңләгән гомер яшибез, тәҗрибә туплыйбыз, үсәбез, дөньяны һәм үзебезне төрле яклап өйрәнәбез. Олыгайган саен мине тирә-яктагы кешеләрне тормышы азрак кызыксындыра башлады – бу миңа күңелсез иде. Мин гадәти кешеләр өчен сәер булган нәрсәләр эшләргә тырыштым», – дип язган Яна.

Яна соңгы мәртәбә интернетка 27 июльдә, 8:28 сәгатьтә кергән. Ул «ВКонтакте»да Таулы Алтай фотоларын урнаштырган.

Алып баручылар көч урыннары белән эшләргә, тау ияләре белән таныштырырга, язмыш турында һәм башка нәрсәләр турында сөйләргә вәгъдә иткән семинар бәясе – 20 мең булган. Ә бу сәяхәт тулысынча туристларга 200 мең сумга чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100