Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җанны актара торган җинаять»: Татарстан прокуроры Галәвиевкә гомерлек җәза сорый

Галәвиев беренче 5 елын төрмәдә, соңыннан махсус режимлы төзәтү колониясендә үткәрер, дип фаразлана. Бу хакта «Казанские ведомости» яза.

news_top_970_100
«Җанны актара торган җинаять»: Татарстан прокуроры Галәвиевкә гомерлек җәза сорый
Михаил Захаров

«Куркусыз, рәхимсез, гадәттән тыш җинаять, һәр кешенең җанын актарып чыгара, моңа түзү мөмкин түгел», – Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков 21 яшьлек Илназ Галәвиев эшенә карата дәүләт гаепләве позициясенә ачыклык кертте. Прокуратура җинаятьчене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Бу хакта «Казанские ведомости» сайтында Дамира Хәйруллина яза.

«Аллаһ барлыгын тулысынча инкарь итә,

бар изге нәрсәне кире кага!»

21 яшьлек Илназ Галәвиев эше буенча Татарстан Югары судында фикерләшүләр башланды. Утырышка Илдус Нәфыйков җитәкчелегендәге Татарстан прокуратурасы дәүләт гаепләүчеләре төркеме килде. Прокуратура Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Аның беренче 5 елын ул төрмәдә утырыр, калганын исә махсус режимлы төзәтү колониясендә үткәрер, дип фаразлана.

«Бүген гаепләүче як чыгыш ясады, безнең дәүләт гаепләүчеләре командасы – 4 кеше, аны мин – Илдус Нәфыйков җитәкләдем. Гаепләү чыгышында судтан без Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорадык. Җинаяте – куркусыз, рәхимсез, гадәттән тыш җинаять, һәр кешенең җанын актарып чыгара торган, моңа түзеп тору мөмкин түгел. Башка бертөрле җәза да (гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүдән тыш) гадел кебек кабул ителми, һәм шушы яки башка затлар тарафыннан мондый вакыйгалар башка кабатланмас, дигән гарантия бирә алмый», – дип аңлатты ул журналистларга, суд утырышы тәмамлангач.

Прокурор Галәвиевнең суд утырышы вакытында Аллаһны инкарь итүе, бар изге нәрсәләрне кире кагуын билгеләп үтте.

«Башка бертөрле җәза да (гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүдән тыш) гадел кебек кабул ителә алмый, һәм шушы яки башка затлар тарафыннан мондый вакыйгалар башка кабатланмас, дигән гарантия бирә алмый», – дип уйлый Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков.

Фото: © Дамир Хәйруллин

«Процесс вакытында аның нинди кеше икәнен күрдегез. (Галәвиев) Аллаһны тулысынча инкарь итә, бар изге нәрсәне кире кага. Өйдән әти-әнисен кысрыклап чыгарган, күпме кешене үтергән, якыныңа начарлык теләмә, үтермә, үзеңне Аллаһ дип санама, әти-әниеңне хөрмәт ит, дигән барлык дини кануннарны бозган. Булдыра алган бөтен нәрсәне бозган. Шуңа без, башка төр җәза була алмый, дип саныйбыз. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен, без бу җинаятьне кисәтү карашыннан чыгып эш итәргә тиеш», – дип билгеләп үтте Нәфыйков.

Прокурор, Галәвиевнең җинаять мотивын аңларга тырышып, кабаттан Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» романын укып чыгуы, шулай ук, хәзерге замандагы шушыңа охшаш инцидентларны өйрәнүе турында сөйләде.

«Раскольников процентчы карчыкны һәм аның сеңлесен үтергән, ә ул монда балаларны үтерә. Мин боларны бәйләргә, чагыштырырга тырышып карадым, ләкин аны Раскольников белән бәйләп карау мөмкин түгел, – ди прокурор. – Тегесе башка сәбәпләргә таянган, ләкин шулай ук корбаннарын «куркудан калтырап торучы җан ияләре» дип санаган. Галәвиев үзен башкалардан өстен дип, тирә-яктагы бар нәрсәгә каршы чыга алам, дип уйлаган».

10 апрельгә билгеләнгән чираттагы суд фикер алышуларыннан соң, Илназ Галәвиев эше буенча хөкем карарын яңгыратырга мөмкиннәр.

«Фикер алышуларны дәвам итүнең вакыты билгеләнде – 10 апрель. Яклаучы чыгышыннан соң ук берни дә комачауламый, хөкем карары, теоретик яктан караганда, шушы ук көнне булырга мөмкин. Процесс – алдан белеп булмый торган нәрсә», – ди прокурор.

Илназ Галәвиев нәрсәдә гаепләнә?

2021 елның 11 маенда Галәвиевнең үзе 4 ел элек тәмамлап чыккан 175нче Казан гимназиясенә һөҗүме турындагы хәбәр бөтен илне тетрәтте.

Психолог-психиатрлар экспертизасы Илназ Галәвиевне акылга сау дип тапты.

Фото: © Михаил Захаров

Үзе укыган мәктәптә җинаять кылган вакытта Казанда туып-үскән Галәвиевкә нибары 19 яшь була. Нәтиҗәдә 8 А сыйныфының 14-15 яшьлек 7 укучысы һәм мәктәпнең 2 хезмәткәре – инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Айзатова һәлак була.

Фаҗигадә гомере өзелгәннәр истәлегенә шәһәр халкы 175нче гимназиягә чәчәкләр ташый.

Фото: © Владимир Васильев

Бу эштә 600 дән артык кеше зыян күрүче дип табылган. Гражданнардан кергән гаризалар суммасы 48 млн сумны тәшкил иткән. Җинаять эше үзе 325 томга тулган.

Хокук саклау вәкилләре Галәвиевне гимназиядәге атыштан соң ук тоткарлый. Соңрак социаль челтәрләрдә аның «Телеграм» каналын табалар, аның киңлекләрендә ул берничә мәртәбә «бик күп санда биочүп үтерергә» җыенуы турында кисәткән булган. Кайбер массакүләм матбугат чаралары полиция бүлегеннән тараткан видеоязмада Галәвиев үзенең Алла икәнлеген аңлавы, үз эчендә монстр уянуы һәм бар нәрсәгә нәфрәте турында сөйли.

Психолог-психиатрлар экспертизасы аны акылга сау дип тапты. Галәвиевкә карата ахыргы гаепләү РФ Җинаятьләр кодексының 4нче маддәсе буенча белдерелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100