Казанның «Алтаң» мәчете телеграм-каналында «Җомга коймагы» рубрикасы чыга. Чираттагы пост «Әхлак дәресләре. 13нче дәрес: Оҗмахның иң өстендә кемнәр булыр?» дигән темага багышланган.
Пәйгамбәребез: «Җәннәтнең кырыннан йорт вәгъдә итәм шуңа, кем, хаклы булса да, бәхәстән китсә. Җәннәтнең уртасыннан йорт вәгъдә итәм шул кешегә, кем шаярткан вакытта да ялганнан сакланса. Җәннәтнең иң өске катыннан йорт вәгъдә итәм шуңа, кем үзенең холкын төзәтә алса», – дигән. (Имам Әхмәт риваяте).
Җәннәтнең кырыеннан: кеше белән әрләшеп, кызышып киткәндә, хаксыз булганда да, үзеңне туктату ансат эш түгел. Хаклы булып та, нәфесеңне йөгәнләп, бәхәстән чыга алу – бик көчле кешеләргә генә хас сыйфат. Сүз көрәшләре кызып барганда, Раббың вәгъдә иткән йортыңны уйлап туктый белергә кирәк.
Җәннәтнең уртасыннан: үзен ялган кебек яман авырудан котылдыра алган кешене көтә. Үзара уйнап-көлеп сөйләшкәндә дә ялганнан ерак торыйк.
Иң югары Фирдәвес җәннәтләрендә: әгәр кеше гомере буе үзенең әхлагын төзәтеп яшәсә. Әлбәттә, күркәм холык алдагы ике сыйфатны да үз эченә ала. Шуңа күрә аны бүләкнең иң зурысы көтә.
Йә Раббым, безне дөньяда күркәм холыкларга ирештереп, ахирәттә Фирдәвес җәннәтләрендә яшәүләрне насыйп әйлә, диелә бу текстта.