news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Җәннәт юлы» - Марсель хәзрәт Кәримов мәктәпкә барганда укый торган догаларны әйтте

news_top
«Җәннәт юлы» - Марсель хәзрәт Кәримов мәктәпкә барганда укый торган догаларны әйтте
Марсель хәзрәт Кәримов

Иртәгә, 1 сентябрьдә, мәктәпләрдә Белем бәйрәме була. Шул уңайдан Буа мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары, Буаның «Әниләр» мәчете имамы, мәктәптә тарих, җәмгыять белеме, биология, география укытучысы Марсель хәзрәт Кәримов баланы мәктәпкә озатканда укый торган догаларны искә төшерде.

«Гыйлем юлы – Җәннәт юлы», – ди хәзрәт.

***

ربّ يسّر ولا تعسّر ربّ تمّم بالخير

Рабби йәссир уа ләә тугәссир. Рабби тәммим бил-хайр.

Раббым! Һәр эшемдә җиңеллек бир. Раббым! Миңа башлаган һәр эшемдә хәерле азак насыйп ит.

***

رَّبِّ زِدْنِي عِلْمًا

Рабби зиднии гыйлмән.

И, Раббым! Гыйлемемне арттыр

***

اللَّهُمَّ انْفَعْنَا بِمَا عَلَّمْتَنَا وَعَلِّمْنَا مَا يَنْفَعُنَا وَزِدْنِي عِلْمًا

Аллахуммә-нфәгнәә бимәә галләмтәнәә вә гәллимнәә мәә янфәгунәә вә зиднии гыйлмән.

Я, Аллаһым! Безнең гыйлемнәребезне файдалы итсәң, безне файдалы гыйлемнәр белән бүләкләсәң һәм аларны арттырсаң иде.

***

رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِي يَفْقَهُوا قَوْلِي

Рабби-шрах лии садрии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукдәтәм-минәл лисәәни йәфкаһу каүлии.

И, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Сүземне яхшы аңлый алсыннар өчен, телемдәге төенне чиш!

***

Фотоны «Интертат» сайтында куллану өчен Марсель хәзрәт Кәримов бирде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар