Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җәннәт капкасы» – догалар арасында Аллаһы Тәгалә иң яратканнарының берсе

news_top_970_100

«Әниләр» мәчете телеграм-каналында догалар арасында Аллаһы Тәгалә иң яратканнарының берсе турында язалар.

لا حول ولا قوة الا بالله

«Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ».

Мәгънәсе:

«Бөтен көч-куәт фәкать Аллаһы Тәгаләдә».

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең дәвамлы булуын теләп, күп итеп «Ләә-хәүлә үә ләә ҡууәтә иллә-билләһ» догасын укыгыз», – дип әйтә.

Икенче бер хәдистә: «Лә хәүлә вә лә кууәтә иллә билләһ» дигән сүзне күп әйтегез, чөнки бу сүз – оҗмах хәзинәләреннән бер хәзинәдер».

Әт-Тәбәранидән килгән хәдистә «Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ» догасын Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм «Җәннәт капкасы» дип атый.

Миграҗ кичәсендә очрашканда, Ибраһим галәйһиссәлам әйтә: «Әй Мөхәммәт, өммәтеңә әйт, үзләренә бу дөньяда ук җәннәт бүләкләре чәчсеннәр», – ди. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм сорый: «Нинди үсентеләр алар?». Ибраһим пәйгамбәр аңа «Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ», – дип җавап бирә, (ибн Хәббан) диелә әлеге постта.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 июнь 2025
    Исемсез
    لاحول ولا قوة الا بالله «Ләә хәүлә үә ләә кууәтә иллә биЛЛӘӘҺ!» Мәгънәсе: «Бөтен көч-куәт фәкать АЛЛАҺ Тәгаләдә генә!»
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100