Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аннан коточкыч ис килә»: спортчы көндәшеннән зарланган

news_top_970_100

Британия теннисчысы Хэрриет Дарт, Руандагы турнир вакытында, судьяга көндәше – француз спортчысы Луа Буассоннан килгән начар искә зарланган, дип хәбәр итә РИА «Спорт».

Француженка файдасына исәп 6:0, 4:3 булганда, Дарт судьяга мөрәҗәгать иткән: «Сез аңа дезодоранттан файдаланырга куша алмассызмы? Аннан коточкыч ис килә». Арбитр Британия теннисчысының үтенечен игътибарсыз калдырган, ә очрашу 6:0, 6:3 исәбе белән Буассонның җиңүе белән тәмамланган.

Соңрак Дарт үзенең сүзе өчен гафу үтенгән, бу – эмоцияләр ташып торганда әйтелде, дип белдергән.

«Корттагы сүзләрем өчен гафу үтенергә телим, мин кызып киттем, моның өчен чын күңелдән үкенәм. Минем үземне алай тотасым килми иде, һәм мин бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам. Мин Луаны бик хөрмәт итәм. Бу хәлдән соң сабак алырмын һәм алга барырмын», – дип язган Дарт социаль челтәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100