Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анна Попова: “Элвин Грей - татар-башкорт шоубизнесы гиганты”

Казанда җыр текстлары авторы Анна Попованың юбилее уңаеннан зур чара узды. Кичәгә җыелган артистлар Аняның сүзләренә язылган җырларны башкарды.

news_top_970_100
Анна Попова: “Элвин Грей - татар-башкорт шоубизнесы гиганты”


Концерт форматында узган дискотека нәрсәсе белән үзенчәлекле булды соң? Беренчедән, эстрада йолдызлары үзләре дә концертны тамаша кылды, ләкин халык белән бергә түгел, ә икенче каттан. Шунда ук җырчылар һәм Аняның кунаклары өчен табын корылган иде. Шулай итеп, кичәдә артистлар да рәхәтләнеп күңел ачты. Икенчедән, тамашачы артистларның ничек ял итүен экраннан күзәтә алды.

“Анна” кичәсендә Лилия Хәйруллина, Илназ Баһ, Ландыш Нигъмәтҗанова, Чәчкә, Римма Никитина, Ләйсән Мәхмүтова, Алсу Әбелханова, Гөлназ Солтанова һәм башка популяр артистлар бар иде. “Күптән күрешеп, үзара аралашып утырган юк иде. Гадәттә, концертта һәркем үз чыгышыннан соң кайтып китә, иркенләп сөйләшеп тә булмый. Ә монда рәхәтләнеп ял иттек, аралаштык. Аннага рәхмәт!” - ди артистлар. Беренче тапкыр дискотекада чыгыш ясаган Хәмдүнә Тимергалиева Мәскәү егете ди-джей Радик белән кәрт сукты!

Аннаның 31 декабрьдә башланган туган көне әле дә дәвам итә. Кичә ул кабат якыннары белән ресторанда очрашкан. «2-3 ай буе шушы көн белән яшәдем. Барысына да җылы сүзләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Әкренләп ул энергетикадан кайта башладым кебек. Кичә тыныч кына утырып, башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясадык һәм киләчәккә планнар кордык. Янәшәмдә – татар-башкорт шоубизнесы гигантлары. Ирешкән уңышларда тукталмыйбыз, алга барабыз!” – ди Анна Попова.

Шуны да әйтергә кирәк, 2 февраль көнне Анна Попова татар мәдәнияте үсешенә өлеш керткәне өчен ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.











































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100