news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнисе белән әтисе кырда җиләк җыеп йөргәндә, нәни кыз машинада янып үлгән

news_top

Әтисе белән әнисе җиләк җыеп йөргән вакытта, 3 яшьлек кыз бала машинада янып үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Адыгея Республикасының Бжедугхабль авылында була.

Тикшерү комитетының хәбәр иткәнчә, якынча белешмә буенча, өлкәннәр баланы машинада йоклатып калдыра. Үзләре җир җиләге җыярга китә. Шул чакта машинага ут каба.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Адыгея буенча Тикшерү идарәсенең телегрма-каналында хәбәр ителгәнчә, фаҗига авыл янында кырда була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар