Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнкәңне үтердем». Казанда яшәүче ир-ат корпоративка киткән хатыныннан үч алган

news_top_970_100
«Әнкәңне үтердем». Казанда яшәүче ир-ат корпоративка киткән хатыныннан үч алган
видеодан скриншот

Казанда яшәүче хатын бәйрәм корпоративына киткән өчен, көнче ире җәнҗал чыгарып, үчен алган. «Мин әнкәңне үтердем», – дип куркытып хәбәр иткән. Бу турыда «Татарстан 24» яза.

«Мин әнкәңне үтердем, полиция чакыр» – бәйрәм корпоративына киткән хатын иреннән шундый хәбәр алган. Хатын сүзләренчә, аның ире шулкадәр ышандырырлык итеп әйткән, хатын шунда ук «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакырган. Аның анасы Чистай урамында яши, полицияне дә шул адреска чакыралар.

Иреннән хәбәр алуга, хатын әнисе янына йөгерә. Бәхеткә, әлеге хәбәр усал шаярту булып чыга.

Якынча белешмә буенча, өй янында хатынны ире каршы ала. Хатын сүзләренчә, ул агрессив була.

Ул иренең көнче булуын, берничә тапкыр үтерү белән янавын, башка төрле янаулар белән куркытып торуын сөйли.

Хәзер бу ир-атны полиция эзли, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100