Продюсер, композитор, җырчы Гүзәлия күңелгә тия торган «Кайт, балам!» дигән җыр яздырган. Ул бу хакта үзенең социаль челтәрендә хәбәр иткән.
«Күңелемнән саркып, бүгенге тормышның чынбарлыгын чагылдырган Ана – бала язмышы! Әнкәйләрегездән хәер-фатиха булсын әлеге җыр. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, балалар!» – дип язган Гүзәлия. Җырның көен үзе иҗат иткән, сүз авторы – Рауза Хафизова.
Җырда: «Син кайтыр юлларга табынам. Яз кайткан кошлар күк, сагынып, әйләнеп кайт, балам, кайт, балам», – дигән сүзләр бар.