Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнкәй, алып кит мине!» Занзибарда гомерлеккә хөкем ителгән Россия егете төрмәдән чыккан

news_top_970_100
«Әнкәй, алып кит мине!» Занзибарда гомерлеккә хөкем ителгән Россия егете төрмәдән чыккан
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Африкада урнашкан Танзаниянең бер өлеше булган Занзибарда гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән Россия кешесе Дмитрий Косяков төрмәдән чыкты. Ул 26 ел төрмәдә утырган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Аны дустын үтерүдән шикләнеп кулга алалар. Ир-ат «җәһәннәмнең бөтен газабын уза, ләкин башка тоткыннар арасында хөрмәт яулаган. 11 гыйнварда ул иреккә чыкты, Россиядән килгән анасын кочаклады. Әнисе аны 20 ел чамасы күрмәде, диелә бу хәбәрдә.

Дмитрий балачагыннан Занзибарда яши. Бирегә ул анасы һәм үги атасы белән килә. Атасы диңгез компаниясендә эшли һәм корабларга хезмәт күрсәтә. Бала чакта ул биредә яшәүче Россия табибларының балалары – Алексей һәм Иван белән дуслаша.

1997 елның 15 декабрендә Алексейның мәете табыла, аңа пычак кадаганнар, өйдән 18 600 доллар акча югала. Җинаятьтә 18 яшьлек Иванны һәм 19 яшьлек Дмитрийны гаеплиләр. Дәлилләр аз булса да, аларны 15 елга төрмәгә утырталар. Аннары мәрхүмнең анасы апелляциягә бирә. Ул хөкем карарын бик йомшак дип саный. «Минем улым үлгәч, димәк, аларны да асарга кирәк», – ди ул. Һәм егетләрне үлем җәзасына (асып кую аша) хөкем итәләр.

Дмитрий үлемен көтеп 1 ел чамасы утыра, шуннан соң Занзибар хакимияте җәзаны йомшарта, егетләрне гомерлеккә иректән мәхрүм итәләр.

Дмитрийның анасы 2003 елга кадәр Занзибарда була, аннары иренең компаниясе ябылгач, Россиягә кайта. Улының хәле турында «Комсомолка»га сөйли. «Мин өмет белән яшим», – ди ул.

Иван 2013 елда туберкулездан үлә. Дмитрийны төрмәдә кыйныйлар. Аның бөтен тешләре төшә, кабыргалары, яңак сөяге, куллары һәм аяклары сына, башында 9 җөй бар. Ләкин ул тоткыннар арасында яхшы пешекче булып таныла, суахили телен өйрәнә.

Дмитрийга Россиядән Африкага күченеп киткән ватандашы ярдәм итә. Шулай итеп аны Занзибар революциясенең 60 еллыгы хөрмәтенә амнистиялиләр. 11 гыйнварда ул төрмәдән чыга.

Дмитрийга ярдәм кулы сузучыларның берсе Дима Волшебник – бу аның чын фамилиясе. Ул Африкага күченгән, Шейха исемле биредәге кызга өйләнгән. Ул хатыны белән бергә Дмитрийга ярдәм итә.

Дмитрийны чыгарган вакытка әнисе Занзибарга килә. Улының кайтуын кибеттә көтеп утырып тора. Дмитрий арттан килеп, анасын аркасыннан сыйпый. «Әни, нишләп йөрисең монда? Әйдә, алып кит мине! Өйгә кайтабыз!» – ди Дмитрий әнисенә. Алар кочаклашып елашалар.

Хәзер Дмитрийга 45 яшь. Ул Россия паспорты биргәнне көтә, аннары туган якка кайтырга җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100