Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисенең «юньсез» малае

news_top_970_100

Роза апаны, ниһаять, дәүләт приютына алып киттеләр. Моңа кадәр ул 4 ел урамда яшәде. Подъезда кунып, салкын бетон өстендә йоклап, ачлы-туклы йөрде.

Тормышның иң түбән баскычына тәгәрәгәнче, ул җылы фатирында яши иде. Аның яраткан улы һәм килене бар иде.

Тормыш иптәше вафат булгач, Роза апа спирты эчемлекләр белән бөтен борчулары уйларын баса башлады. Стакан төбен күрсәтү аңа тиз арада тынычланырга булышты. Әмма ул «рәхәтлекнең» тәмамлана торган үзлеге бар. Тынычлану өчен дә стакан төбе генә җитмәде.

Роза апа еш кына дусларын чакырды. Бергәләшеп, эштән соң, табын корып, төнгә кадәр утырдылар. Аннары ул утырулар ешайды.

Беренче вакытны улы моңа күзен йома иде. Әнисе борчыла бит. Аннары күршеләрдән кисәтүләр, зарланулар арткач, әнисе белән утырып сөйләшергә теләде. Роза апа улына: «Бүтән эчмим», – дип вәгъдәләр бирде.

Улы Динар бик еш командировкаларга йөри иде. Шуңа әнисе артыннан бик күзәтә алмады. Тормыш иптәше Камиләнең дә, йөкле килеш, каенанасы янына барасы килмәде. Тагын эчәр дә нервымны ашар, дип курыкты. «Ул бит синең, эчкәч, 180 градуска үзгәрә. Баламны куркыныч астына куясым килми», – диде. Динар хатының хәленә керә белде. Аны мәҗбүр итәсе килмәде.

Динарның эше бер көнгә иртәрәк тәмамланганга күрә, ул иң элек әнисенең хәлен белергә дип ашыкты. Күрше йортта тәмле камыр ризыклары саталар. Шунда кереп, күчтәнәчкә кайнар пироглар алды.

Йөгерә-йөгерә баскычтан менде дә ишеккә шакыды. Әмма аңа ишекне ачучы булмады. Аптырагач, үз ачкычы белән ачып керде.

Фатирда кеше юк иде. Бүлмәләргә күз салса, бөтен җир асты өскә килгән.

Телевизорга футболка эленгән, идәндә – санап бетергесез көнбагыш кабыклары, күптән түгелмәгән чүп савытыннан сасы исләр аңкый. Өстәл астындагы капчык төбендә бәрәңгеләр череп ята. Капчыкны сөйрәп чыгарганда, як-якка чебен-черкиләр очып чыкты. Динар маңгаен җыерды.

Динарны иң гаҗәпләндергән күренеш – ул бер яктан тешләнелгән чи бәрәңге булды. Моны алма урынына берсе тешләгән дә кире төкергән. Нәрсә ашаганыңны да белмәслек булыр өчен, күпме эчәргә кирәк соң?

Ике бүлмәдә дә урын-җир җыелмаган. Әле идәндә иске матрас та җәелеп ята. Бер әнисе өчен моның кадәр ятаклар күп түгелме соң? Көн саен төрле җирдә кунмагандыр.

Бу күренешләр бер нәрсәне генә аңлата иде: әнисе тагын эчкән.

Шулчак ишектә шау-шу килгән тавыш ишетелде. Динар шул якка юл тотты.

Ачык ишектә өч хатын-кыз иде. Шул битләре шешенеп-кызарып беткән хатыннар арасында үз әнисе күрү Динарга бик авыр булды.

Нәрсә, хәзер урам бомжларын өйгә ташый башладыңмы инде? Бездә яшәтәсеңме боларны?

Улым, кайттыңмени? Ә бүген ничәсе соң әле?

Соңгысы, әни, – диде дә Динар әнисен, кулыннан тотып, урындыкка утыртты.

Динар маңгаенда кан тамырлары бүртенерлек дәрәҗәдә тавыш күтәрде. Аның котырганын күршеләре дә стена аша ишетте булса кирәк.

Ычкыныгыз моннан яхшы чакта! Тагын бер монда аяк бассагыз, бөтенегезнең муенын борып чыгам яки наркология диспансерына илтәм!

Хатыннар ашыкмый гына борылып ята иде. Ахыр чиктә Динар түзмәде, кизәнеп, берсенең артына китереп үк типте.

Динар әтисе ярсулы чактагы вакытларны да уздырып котырды. Кулларын йодрыклап, стенага сугып бетерде. «Нинди хурлык бу!» – дип кабатлады. Әмма аның әйткән сүзләрен Роза апа ишетми иде инде. Ишетсә дә, аңларлык дәрәҗәдә түгел иде. Шуңа Динар аны йокы бүлмәсенә илтеп кертте.

Ул бераз тынычлангач, шкаф ишекләрен ачып карады. Киштәләрдәге савытта алтыннар булмаганын ачыклады. Әле анысы гына да түгел, квартирада бернинди юньле кием-салым, аяк киеме дә юк. «Саткан», – дип пышылдады ул. Аннары, балконга чыгып, тәмәкесен кабызды. Кесә телефонын чыгарып, иптәшенә шалтыратты.

Сәлам, брат. Син миңа булыша аласыңмы? Фатирдан техниканы чыгарасы иде.

Дусты белән икәүләп, телевизор, үтүк, мультиваркаларны ташыдылар. Динарның башка чарасы юк иде. Юкса, әнисе шешә өчен бөтен өен сатып бетерәчәк.

Роза апа төнлә уянганда, фатирда инде җиһаздан берни калмаган иде. Иң аянычы – ул аларны кайда киткәнен дә аңламады. Әллә ул аларны саткан, әллә урлаганнар.

Хатынны болар борчымады. Аны бер генә нәрсә борчый иде – эчүгә сусаган тамак һәм «чатнап ярылам» дип торган баш.

Шуңа күрә ул туры кибеткә чыгып китте.

Динар техниканы үз фатирында урнаштырды. Хатыны моңа кул гына селтәде.

Әнине наркологка алып барырга кирәк инде. Система белән айнытып булмасмы шунда?

Ул системаны без ничә тапкыр куйдырганны исеңә төшер. Мин санын инде хәтерләмим дә. Булышмый аңа бернәрсә дә. Фатирга әллә нинди бомжларны алып кайта башлаган бит инде. Фатир өчен борчылам. Газга чәйнек куеп, аны сүндермичә йокласа да, пожар чыгачак. Бомжлар белән көн күрергә ярата икән, яшәсен алар белән. Әмма фатирда түгел, ә алар белән урамда.

Үз әниеңне урамга куып чыгарасыңмы? Кеше нәрсә әйтер, алай дөрес булмас, – дип борчылды Камилә.

Буласы булган инде. Мин аның башын төзәтү белән шөгыльләнәсем килми.

Динар каты әйтте. Аны, бер уйлаганнан соң, башкага кире күндереп булмый иде.

Бу көннәрдә ул документ эшләре белән йөрде. Фатир документларын барлаганнан соң, аны үзенә теркәү эшен башлап җибәрде. «Юк, аңа нинди зур хезмәтләр куеп алынган фатирны эчеп бетерергә юл куймаячакмын», – диде Динар.

Документ эшләре озак барды. Әле бер проблема килеп чыга, әле икенчесе. Ул тегендә-монда йөргәндә, әнисе бөтенләй шешәне авызыннан төшермәде. Аңа инде бернинди психологлар, наркологлар булышмас төсле иде. Тик шулай да, тормыш иптәше сораганга күрә, Динар аны специалистларга йөртеп карады. Әмма әнисе «минем башны кирегә борырга кирәкми!» дип, улы белән тарткалашканнан соң, башкача аны нормаль тормышка кайтару белән шөгыльләнмәячәген белдерде.

Сабый бала төсле киреләнәсең. Сиңа шушындый тормыш ошый, ахрысы! – дип, Динар әнисен фатирдан куып чыгарды. Ә аннары ишек ясаучыларны чакырып, йозакны алмаштырды.

Роза урамда озак кына эчеп йөргәннән соң, фатирына кермәкче булып азапланды. Куллары белән ишеккә әллә ничә тапкыр шакып карады. Өзми-куймый: «Ач-ач-ач», – дип кабатлады. Керә алмый интеккәч, ишек төбендә ятып йоклады.

Бу галәмәтне күреп, күршеләре шаккатты. Әмма ни аяныч, беркем дә аңа булышырга җыенмады. Күршедә яшәгән бер марҗа карчыгы, ул ятып торган почмакка карап: «Горбатого гроб исправит. Тьфу на тебя, Роза», – дип китте.

Шулай итеп, Роза апа фатирсыз, балаларсыз калды. Кешелеклелек сыйфатын да җуйган иде. Алга таба ул бер көнлек гомер белән яши башлады. Ризык калдыклары белән тукланып, баскыч асларында кунды.

Һәм аның шушы тормышы 4 ел буе дәвам итте. Шул урамда яшәгән халык кына дәүләткә хатлар язып, аны алып китүләрен сорады. Аңа карап, ничәмә хатын-кызның, ир-атның йөрәкләре сыкранды. Кемдер аны кызганып, пакет белән ризык алып килеп бирде, кемдер аны: «Шул кирәк сиңа!» – дип каргады.

Ә быел Роза апа артыннан, ниһаять, килделәр. Укмашып-буталып беткән чәчләрен кистеләр, юындырдылар, чиста халат бирделәр. Алдына җылы ботка белән йомшак ипи куйдылар. Әмма Роза апага мондый тормыш кирәк түгел иде. Аның моннан китәсе килде. Иреккә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100