Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисенең канын җибәрергә кирәк» – Россия Герое Дамир Гыйлемхановның әнисе белән әңгәмә

Танкчы Дамир Гыйлемханов – Россия Герое. Ул якташы Дамир Исламов белән бер танкта 5 танкка каршы бәрелешкә керә. Дүртесен юк итәргә өлгерәләр, әмма бишенчесе җавап уты белән аларның хәрби машиналарын яндыра. Егетнең батырлыгы турында Дамир Гыйлемхановның апасы Рузилә һәм әнисе Ленария сөйләде.

news_top_970_100
«Әнисенең канын җибәрергә кирәк» – Россия Герое Дамир Гыйлемхановның әнисе белән әңгәмә
Гыйлемхановларның гаилә архивыннан

22 яшь иде

Дамир Гыйлемханов армиягә 19 яшендә китә, шуннан соң контракт белән танк кораллары «наводчигы» булып хезмәт итә башлый. Махсус хәрби операция зонасында булганда, ул туган якларын бик сагына, хәтта әнисеннән дә аның белән татарча сөйләшүен сорый, бары тик татар кызына гына өйләнергә җыенуын әйтә.

Әмма язмыш үзенчә итә. Дамир туган якларына кайтып, гаилә корырга өлгермәде: 22 яшендә ул Ватанын яклап һәлак булды. Дамир Исламов командалыгында танк экипажы – Дамир Гыйлемханов һәм механик-машина йөртүче Иван Цевун – көчләр тигез булмаган бәрелештә дошманның дүрт танкын шартлатып өлгерә, ә бишенчесе аларның үзләрен шартлата. Бәрелештә һәлак булган өч танкчыга да Россия Герое исеме бирелде. Ике Дамир да Татарстаннан, ә Иван тумышы белән Амур өлкәсеннән була.

19 яшендә ул армиягә хезмәт итәргә барырга була, ә соңрак контракт төзи

Фото: © Гыйлемхановларның гаилә архивыннан

Дамирның әнисе Ленария шәһәрнең бер ресторанында эшли, ләкин җәй көне бераз ял итү өчен эштән китеп торган. Улын югалту аның гына түгел, ә барлык гаилә әгъзаларының да сәламәтлеген какшаткан. Дамирның әтисе Эчке эшләр министрлыгында эшләгән, хәзер пенсионер. Ул да ялда, ләкин көз көне, хатыны кебек үк, эшкә чыгарга җыена.

Дамир Гыйлемханов апасы Рузилә белән

Фото: © Гыйлемхановларның гаилә архивыннан

Елмаеп торучы улының портретын күрү...

Рузилә энесеннән 3 яшькә диярлек олырак булуына карамастан, Дамир һәрвакыт апасын яклаган. Алар бик якын булалар.

«Әни безне җаваплылыкка, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, тормышны яратырга өйрәтте... Әлеге сыйфатларны ул үзенең кайгыртуы һәм мәхәббәте аша сеңдерде… Минемчә, Дамир шундый булып үсте – чын герой», – ди Рузилә Гыйлемханова.

Апасы әйтүенчә, Дамир даими рәвештә иптәшләре белән очрашуларга йөргән, ләкин спиртлы эчемлекләргә битараф булганга, иптәшләрен өйләренә тарату вазыйфасы гел аның өстенә төшә торган була.

Дамир белән Рузилә

Фото: © Гыйлемхановларның гаилә архивыннан

Дамир үлгәннән соң, ул укыган мәктәпне аның хөрмәтенә атаганнар. «Мәктәп музеенда безнең Дамирга багышлаган почмак бар. Без анда аның формасын, ниндидер шәхси әйберләрен, китапларын тапшырдык. Әмма барлык әйберләр белән дә аерылыша алмадык, өйдә аның фуражкасын һәм тагын вак-төякләрен калдырдык», – дип сөйләде Геройның апасы Рузилә.

«Безнең йорт янында мурал ясадылар. Бөтен гаиләбез рәссам белән бергә фотографияне сайлады»

Фото: © Гыйлемхановларның гаилә архивыннан

Шулай ук мәктәптә мемориаль такта урнаштырганнар, ә тиздән бюст ачарга планлаштыралар, ләкин ачылу вакыты әлегә төгәл билгеләнмәгән.

«Безнең йорт янында мурал ясадылар. Бөтен гаиләбез рәссам белән бергә фотографияне сайлады. Башта рәссам Дамирның җитди, армиягә дигән документлары өчен ясаткан фотосын тәкъдим итәргә теләгән иде, тик без башкасын, ул елмаеп тора торганын сайладык», – дип искә төшерә Рузилә. Ленария ханым әйтүенчә, көн саен урамга чыгып, елмаеп торучы улының портретын күрү «җанына җылылык бирә».

Дамирның исеме ул укыган политехник колледжның юнармия отрядына да бирелгән. Ә язын Казанда Россия Герое Дамир Гыйлемханов истәлегенә бокс турниры узды. Туганнары сөйләвенчә, мәктәптә һәм техникумда ул футбол һәм бокс белән мавыккан. Өендә әлегә кадәр аның боксер перчаткалары эленеп тора.

Хәрби хезмәткә техникум тәмамлауга ук киткән

Дамирның әтисе Хәрби диңгез флотында хезмәт иткән, ә соңрак Эчке эшләр министрлыгында эшләгән. Улы да әтисе эзеннән барырга планлаштырган була.

«14 яшендә ул миңа армиягә китәргә теләмәве турында әйткән иде, ләкин аннары, киресенчә, бару теләге белән «яна башлады». Ул техникумны тәмамлады да, хәтта диплом да алмаган иде, шунда ук хезмәткә китте. Аның көз көне барырга мөмкинлеге бар иде, ләкин ул нәкъ менә җәй көне барырга теләде, соңгы мизгелдә диярлек язгы чакырылышка эләкте», – дип искә төшерә әнисе.

Бүленеш буенча егет Хабаровсктагы танк гаскәрләренә эләккән. Дамирга андагы климат ошамаса да, хезмәттән риза иде, дип искә төшерә Ленария ханым.

Дамир әтисе белән

Фото: © Гыйлемхановларның гаилә архивыннан

«Хезмәт ахырына ул контракт имзаларга карар кылган, һәм аны Ростовка җибәргәннәр. Мин бик шатландым, анда бит җылырак. Хезмәте турында ул күп сөйләмәде, бары тик танкта йөрүе, машина йөртүчегә укуы, ефрейтор исеме алуы турында гына әйтте. Аңа ошый иде. Ул миңа гел: «Әни, син минем белән горурланырсың», – дия иде», – дип искә ала Геройның әнисе. Ачыкланганча, улының контракт белән хезмәткә китү карары турында гаилә башлыгы беренче булып белгән, ләкин Дамир әнисенә әйтергә курыккан, аны борчырга теләмәгән.

Геройның гаиләсе барлык армия хатларын саклаган. Ул юмор белән – хезмәте турында, әнисе тыныч булсын өчен, нәрсә белән тукланганын сөйләгән һәм шигырьләр язган.

Геройның гаиләсе барлык армия хатларын саклаган

Фото: © Гыйлемхановларның гаилә архивыннан

Дамир зур планнар корган

Соңгы тапкыр гаиләсе Дамирны аның үлеменә 2 ел кала күрә. 2020 елның октябрендә ул ялга чыга. Яңа елга да кайтырга тиеш була, ләкин 2021 елның декабрендә Дамирны җибәрмиләр. Аңа: «Синең гаиләң һәм балаларың юк, нарядта каласың, дип әйтәләр», – дип искә ала Ленария Гыйлемханова.

Дамир зур планнар кора, танк училищесына укырга керергә хыяллана. Әмма беренче контракттан соң икенчесенә кул куя, ә аннары туганнарына командировкада булуын хәбәр итә.

«Февральдә ул безгә Кавказга, Миллеровога командировкага китүе турында сөйләде. Әни гел борчылып торды: «Кара әле картадан, кайда ул?» – дип сорады. Шул вакытта без аның Украина чигендә булуын аңладык та инде», – дип сөйли Рузилә. Дамирга барысын да әйтергә туры килә, чөнки әнисеннән махсус хәрби операция зонасына киткәнен яшерү файдасыз була.

Дамирга барысын да әйтергә туры килә, чөнки әнисеннән махсус хәрби операция зонасына киткәнен яшерү файдасыз була

Фото: © Гыйлемхановларның гаилә архивыннан

«Ул үзенең хезмәттәшләре, туган телен сагынуы турында сөйли иде, шуңа күрә танк командиры Дамир Исламовны да татар телендә сөйләшергә өйрәтергә була», – дип елмайды Ленария Гыйлемханова.

«Мин нишләргә икәнен беләм»

Күз яшьләрен яшермичә, Геройның әнисе улы белән соңгы сөйләшүне исенә төшерде.

«Ул миңа 2 нче мартта шалтыратты, бары тик хәлләребезне генә сорашты. Без бик озак сөйләшмәдек. Мин аның өчен артык борчылмадым, аңа ышана идем. Ул миңа гел: «Әни, минем барысы да әйбәт, син борчылма. Мин нишләргә икәнен беләм», – дия торган иде», – дип сөйләде әнисе.

Ата-ана, уллары элемтәгә чыгудан туктаганнан соң, нидер булганын аңлыйлар

Фото: © Гыйлемхановларның гаилә архивыннан

Ата-ана, уллары элемтәгә чыгудан туктаганнан соң, нидер булганын аңлыйлар.

«Интернетта мин Дамир Исламов турында мәкалә күрдем. Мин ул вакытта аның командиры икәнен белми идем. Укып тормадым. Берничә көннән соң аның хезмәттәшенең хатыны: «Мин бүтән дәшми кала алмыйм», – дип язды. Һәм миңа ул мәкаләне җибәрде. Ул чагында мин автобуста кайтып бара идем», – дип искә төшерә хәрбинең әнисе.

«Тәненең 90 проценты янган»

Башта Дамирның һәлак булуын төгәл белмиләр. Гаиләгә рәсми рәвештә фаҗигале яңалыкны беркем дә расламый.

«Без Оборона министрлыгының «кайнар линия»сенә шалтыраттык, һәм безгә, «шәхесен билгеләү өчен, экспертиза кирәк» диделәр: һәлак булган хәрбинең тәненең 90 проценты янган, әнисенең кан үрнәген җибәрергә кирәк, дип әйттеләр», – дип сөйләде Рузилә.

Транспорт компаниясендә мондый посылканы кабул итәргә теләмәгәннәр, шуңа күрә процесс сузылган. Геройның апасы сүзләренчә, 13 апрельдә, әтиләренең туган көнендә, гаиләгә Дамирның һәлак булуы раслануын хәбәр иткәннәр.

«14 апрельдә төнлә аның мәете белән самолет кайтырга һәм шул ук көнне җирләргә тиеш идек, тик начар һава торышы аркасында рейсны туктаттылар», – дип искә ала Дамирның әнисе.

Дамир Гыйлемхановны 15 апрельдә күмәләр

Фото: © Гыйлемхановларның гаилә архивыннан

Дамир Гыйлемхановны 15 апрельдә соңгы юлга озаталар. Дамир белән хушлашырга Россия Оборона министрлыгы вәкилләре һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, танышлары, хезмәттәшләре килә. Халык бик күп була. Хушлашу тантанасы нәкъ менә Дамир укырга хыялланган танк училищесында уза.

Җирләгән вакытта Дамирның әти-әнисенә «Алтын Йолдыз»ны һәм Дамирга, вафатыннан соң, Россия Герое исеме бирелү турындагы документны тапшыралар. «Миңа бик авыр, ләкин мин улым белән горурланам», – ди әнисе. Соңрак гаиләгә бәрелешкә башка танк китәргә тиеш булуы, ләкин аның ватылуы сәбәпле, биремгә Дамир кергән экипажны җибәрүләре турында хәбәр итәләр.

Әнисе белән апасы

Фото: © Салават Камалетдинов

«Дамир турында берәр нәрсә язмаслармы дип көттем»

Фаҗигадән соң апасы Рузилә яңалыкларны карамый башлавы турында әйтте. «Элек мин яңалыклар лентасын даими рәвештә карап бара идем, Дамир турында берәр нәрсә язмаслармы дип көттем. Хәзер вакыйгаларны бөтенләй күзәтмим. Миңа бик авыр», – ди ул.

Дамирның әти-әнисе Мәккәгә хаҗга барып кайтканнан соң, диндә беркадәр тынычлык тапканнар. «Кайтканнан бирле мин яулыгымны салмыйм. Инде ияләштем дә, салырга теләмим дә», – дип сөйли Ленария Гыйлемханова.

Гаилә гадәти тормыш алып барырга тырыша, әмма бер-берсе белән ешрак аралаша башлаганнар. Дамир Гыйлемхановның әти-әнисе аның хезмәттәшләре, экипаж әгъзалары, аның белән бергә һәлак булганнарның туганнары белән берничә тапкыр очрашкан.

Дамир Гыйлемхановның әти-әнисе аның хезмәттәшләре, экипаж әгъзалары, аның белән бергә һәлак булганнарның туганнары белән берничә тапкыр очрашкан

Фото: © Гыйлемхановларның гаилә архивыннан

«Дамир Исламовның әнисе улы һәлак булганнан соң ярты ел узгач үлде. Ул әйбәт хатын иде, без еш кына шалтыратыштык. Хәтта Иван Цевунның әти-әниләре дә, Амур өлкәсендә яшәсәләр дә, Татарстанга килгәннәр иде. Аралашу миңа бик ярдәм итә», – ди Ленария Гыйлемханова.

«Махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын иде»

Хәзерге вакытта гаилә улларына кабер ташы куярга планлаштыра. Аларга 175нче гимназиядәге теракт вакытында һәлак булган малайның кабер ташы ошаган. Улларыныкы да шуңа охшаш булуы турында хыялланалар.

«Безнең улларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсын өчен, махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын иде. Минем кебек улларын югалткан кешеләргә сабырлык телим. Аны онытмасыннар иде», – диде Геройның әнисе очрашу ахырында.

«Безнең улларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсын өчен, махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын иде»

Фото: © Гыйлемхановларның гаилә архивыннан

Елена Фенина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100