news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әнисенең эченә аягы белән тибә». Үсмер улы кыйнаган хатын үлгән

news_top

Надым шәһәрендә үсмер улы кыйнаган хатын үлгән. Россия Тикшерү комитетының Ямал-Ненец автономияле округы буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 16 яшьлек малай, авыр тән җәрәхәтләре ясап үлемгә китерүдә шикләнелә. Аңа карата җинаять эше ачылган.

Тикшерү версиясе буенча, 27 ноябрьдә үсмер малай һәм аның анасы арасында низаг була. 46 яшьлек әни кеше озак вакыт хәмер эчү белән мавыга.

Талашканда, малай хатынның корсагына 3 тапкыр аягы белән тибә. Аның гамәлләре аркасында, әнисенең корсагында мөһим артерия өзелә. Бу – сәламәтлеккә авыр зыян китерү буларак бәяләнә.

46 яшьлек хатын икенче көнне вафат була.

Үсмер малай тоткарланган, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар