Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисен үтергән, ялган документ ясаган»: югалган кыз сутенер хатын кулында булган

news_top_970_100

Татарстанда полиция хезмәткәрләре әнисен үтерүдә шикләнелгән хатын-кыз опекасында булган кызны тапкан. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

33 яшьлек ир-ат кызын эзләүдә ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать иткән, аның белән инде берничә ел элемтәдә булмавын хәбәр иткән.

Кызны Казанда яшәүче 35 яшьлек хатын тәрбияләгән, ул бала өчен ялган документлар ясаткан һәм аны үз кызы итеп күрсәткән. Әлеге факт буенча «Кеше урлау» һәм «Ялган документлар ясау» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Шикләнелүче тулысынча үз гаебен таныган, һәм аңа сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланган.

Алга таба тикшерү барышында кулга алынучы хатынның кызның әнисен үтерүгә катнашы булуы ачыкланган, шулай ук ул Россиянең төрле төбәкләрендә сутенерлык һәм фахишәлек оештыру белән шөгыльләнгән.

2020 елның июлендә ул үз кул астындагы 2 кешене шулай ук үз кул астында булган хатынны үтерергә күндергән. Шулай итеп, ул аның баласын кулга төшерергә уйлаган. Бу 2 хатын аны кырга алып чыкканнар һәм шампан шәрабы шешәләре белән башына күп тапкыр сугып үтергәннәр. Хатынның мәетен җинаять урынында калдырганнар. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Шикләнелүчеләрнең берсе, Екатеринбургта яшәүче 27 яшьлек хатын, 2019 елда аның «эш бирүчесе» белән бергә кылынган тагын бер үтерүдә гаебе барлыгын таныган. Бу юлы корбаннары аларның законсыз эшчәнлеген полициягә җиткерергә мөмкин булган хатын була. Шикләнелүчегә карата сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта, булган хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен, өстәмә оператив һәм тикшерү чаралары, шулай ук җинаятьләрдә катнашкан икенче кешене эзләү һәм кулга алу үткәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100