Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисен, кызын, оныкларын тәэмин иткән: Башкортстан башлыгы белән эшләгән түрә сак астында

news_top_970_100

Башкортстан Башлыгы үз командасында эшләгән Елена Прочаковскаяга карата белдерелгән гаепләүләргә кагылышлы фикерен әйтте. Бу хакта ул Уфада Матбугат йортында журналистлар белән аралашуда әйткән. Радий Хәбиров нәрсә дә булса әйтергә авыр булуын, әмма ул аны намуслы кеше һәм профессионал буларак белүен сөйләгән.

Радий Хәбиров Прочаковскаяның матди хәле турында әйткән. Аның сүзләренчә, олы яшьтәге әнисен, кызын, оныкларын тәэмин итү бу хатын-кызның чыгымнарының күп өлешен тәшкил иткән. Башкортстан Башлыгы «төрле фикерләре барлыгын» яшермәгән. Ул хокук саклау органнары кабул итәчәк карарны көтәргә кирәген белдергән.

Искәртеп үтик, 16 гыйнварда Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковскаяны хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарлады. Аны алдауда гаеплиләр, РФ ҖК 159нчы маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү фикеренчә, 2017 елның июнендә, Красногорск хакимиятенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең өлкән инспекторы буларак, Прочаковская үзенең танышын күп функцияле үзәктә баш белгеч вазифасына документлар буенча гына урнаштырган. Хезмәт хакы килә торган банк картасы Прочаковскаяның үзендә була.

Элегрәк суд Прочаковскаяның адвокатларының хатын-кызны кулга алуга карата апелляция шикаятен кире какты. Адвокатлар тикшерүнең җитәрлек дәлилләр китермәвен белдерә. Әмма суд бу дәлилләрне нигезсез дип саный һәм Прочаковскаяны сак астында тоту карарын үз көчендә калдыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100