news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнисен коткарган 5 яшьлек Чаллы малаен «Беренче канал»да күрсәткәннәр

news_top
Әнисен коткарган 5 яшьлек Чаллы малаен «Беренче канал»да күрсәткәннәр
"Татар-информ" архивы

Чаллыда аңын югалтып егылган әнисен үлемнән коткарып калган 5 яшьлек малай турында «Беренче канал»да сөйләгәннәр. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

«Хәерле иртә» тапшыруында 5 яшьлек Саша турында сөйлиләр. Әни кеше кисәк кенә аңын югалтып егыла. Бала «ашыгыч ярдәм»гә шалтырата. Аның белән диспетчер Любовь Шугаива сөйләшә.

Бала елый: «Әнинең хәле китте, ул егылды, сөйләшә алмый», – ди. Белгеч адресны сораша. Тик сабый «алсу төсле йорт, икенче кат» дип кенә әйтә белә.

  • «Ал төсле өй, икенче кат». Чаллыда нәни малай «ашыгыч ярдәм» чакырып, әнисен коткарган, дип язган идек.

Озак еллар линиядә эшләгән Любовь Шугаива баладан сораштырып, адресны ачыклый. «Син безгә ишекне ачарсың яме», – дип баланы кисәтеп куя. «Әйе, мин ача беләм», – ди Саша.

Соңрак ачыкланганча, баланың анасының кискен авыруы башланган, табиблар килгәндә дә ул аңсыз булган. Фельдшерлар ярдәм күрсәткәч, аны хастаханәгә салганнар. Әнисен коткарган Саша исә өйдә әбисе белән калып торган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар