Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисен балта белән чабып үтереп, ишекне кадаклап киткән малай турында: Йомыкый бала иде

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендәге авылда анасын балта белән чабып үтергән үсмер турында «йомыкый малай» диләр. 15 яшьлек малай йоклап яткан әнисен үтерә. Аннары бүлмә ишеген кадаклап куя, үзе кибеткә китә. Шоколадлар ала да полиция бүлегенә барып, барысы да сөйләп бирә. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Сергиев Посад шәһәре янындагы кечкенә генә авылда матәм – авыл халкы күрше хатынын кызгана. «Бөтен кеше шокта. Бернәрсә дә болай гына булмый бит. Үзенең гомерен дә харап итте», – ди күрше Марат.

Бер версия буенча, үсмер анасы белән талашкан, аннары җанварга әверелгән – әнисе йокыга киткәнне көткән дә балта белән чабып үтергән, дип яза РЕН ТВ хәбәрчесе.

Канал белешмәсе буенча, үсмер анасы белән моңа кадәр дә онлайн-уеннар өчен талашкан. Соңгы вакытта ул компьютер каршыннан китмәгән диярлек, дәресләрен дә калдырган. Әни кеше улы белән сөйләшмәкче була, тик һәрчак талаш чыга.

«Ул йомыкый малай иде. Гел компьютерда. Беркем белән аралашмады, безнең белән исәнләшмәде. Анасы көне-төне эшләде. Гаиләне кайгыртты. Ремонт ясады», – ди авылдашлары.

Әни кеше мебель фабрикасында эшли, баласын үзе генә үстерә диярлек, атасы гел командировкага йөри. Фаҗига булган көнне дә аталары өйдә юк.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

  • Иртән-иртүк 15 яшьлек малай анасын балта белән чабып үтергән, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100