Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе яңа мәхәббәтен тапты». Тугыз яшьлек малай ике ел буена фатирда ялгызы яшәгән

news_top_970_100

Франциядә 9 яшьлек малай 2 ел дәвамында фатирда ялгызы яшәгән. Аның анасы яңа мәхәббәтен очраткан, яңа гаиләдә улына урын табылмаган. Хатын улын үзен генә калдырган да китеп барган. Бу турыда «Charente Libre» басмасына сылтама белән Газета.ру язган.

Сабый баллы ризыклар һәм консервалар ашап тора. Аны күршеләре дә ашаткалый. Әнисе исә тормыштан ләззәт алып, улы яши торган фатирга кадәр 5 минутлык ераклыктагы өйдә яши. 2 ел буена әни кеше улы янына бер тапкыр килә һәм аны үзе белән алып китүдән баш тарта.

Ниһаять, күршеләре малайны коткарырга кирәк дип таба һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Хокук саклаучылар фатирда чүп өеме һәм буш суыткыч күрә. Бала ялгызы яшәвен раслый.

Аннары малайның анасын тоткарлыйлар. Ул баласын ташлап китүен кире кага, күршеләр яла яга, ди. Аны ана булу хокукыннан һәм шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр.

Хәзер малайны башка гаилә тәрбиягә алган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100