Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе югалган улын моргта тапкан, мәетен яндырганнар. Бераздан улы өенә кайтып кергән

news_top_970_100
Әнисе югалган улын моргта тапкан, мәетен яндырганнар. Бераздан улы өенә кайтып кергән
www.mk.ru

Петербург полициясе хезмәткәрләре бик сәер һәм серле тарихның асылын ачыкларга тырыша. Кронштадтта яшәүче 43 яшьлек Константин, чын мәгънәсендә, үлеп терелгән. Бу хакта «Московский комсомолец» яза.

4 ай дәвамында Константин үлгәннәр исемлегендә була. Петербург зиратында аның исеме, туган, үлгән көннәре язылган кабер дә бар. Әмма ул исән булып чыга.

2019 елның 18 мартында 62 яшьлек Антонина Михайловна полициягә үзенең югалган улын эзләүләрен сорап мөрәҗәгать итә. «Костя юкка чыкты, шалтыратуларга җавап бирми. Өйгә инде 6 көн кайтканы юк», – ди пенсионер хатын. Полиция хезмәткәрләре Константинны эзли башлыйлар, әмма эзләүләр нәтиҗәсез була. Бер ай ярымнан соң гына беренче дәлил барлыкка килә. Моргтан шалтыратып, Антонина Михайловнаны мәетне танырга чакыралар. Санкт-Петербургның Фрунзе районы моргында Антонина Михайловна һәлак булган ир-ат мәетен үзенең улы Константинныкы дип таный. Мәетнең шәхесе раслагач, җәсәден әнисенә бирәләр. Ул аны яндыра һәм көлен җирли. Анага улының үлеме турында таныклык бирәләр.

Константинның кечкенә кызы ятим калды дип кайгырышалар, хатыны белән ул инде аерылган була. Константин хәрби училище тәмамлаган, аннары армиядә хезмәт иткән. Соңгы вакытта эшеннән киткән була, эшләмәгән. Туганнары югалтуны бик авыр кичерә.

4 ай узгач, вакыйгалар көтелмәгән борылыш ала. Беркөнне Антонина Михайловнаның ишеген шакыйлар. Кем икәнен күргәч, ананың йөрәге туктагандай була. Антонина Михайловна үз күзләренә ышанмый. Аның каршында исән һәм сау-сәламәт улы басып тора. Антонина Михайловнаны кабат полиция участогына килеп, барчасын гаҗәпкә калдыра – үлгән улының исән икәнен хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре хатын акылдан шашкандыр дип уйлыйлар. Әмма, тикшереп карагач, дөреслек ачыклана – Константин чыннан да исән-сау, аны берәү дә урламаган да, тоткарламаган да икән. Ул, өеннән чыгып китеп, төннәрен урамда һәм подъездларда яшәү мәгънәсе турында уйланып үткәргән. Ир-атның исән булуы туганнарын аның үлеме турындагы хәбәреннән дә ким шаккатырмый.

KP.RU журналистлары белән сөйләшкәндә, пенсионер хатын мәетнең улына бик каты охшаган булуын, шуңа ялгышканын әйткән. Хәзер полиция өчен тагын бер проблема – теге үлгән кеше кем булган? Ул кешене кремацияләү сәбәпле, моны ачыклау инде тагын да кыенрак булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100