Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир тетрәү корбаннары: әтисе белән кызны бергә табалар, ә әниләрен – башка урында

news_top_970_100

Төркиядә соңгы 100 елдагы иң көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән җимереклекләрне чистартуны дәвам итәләр. Үлүчеләр саны инде 17 меңнән артып киткән. Күпләр әле һаман да җимереклекләр астында кала. Шул арада могҗизалы коткару хикәяләре, әле дә исән калганнарны коткару өметен яшәтә.

Фаҗигадан соң 35 сәгать үткәч, әтисенең кочагында исән килеш табылган рус кызы һәм аның гаиләсе турында KP.RU яза.

Җир тетрәү вакытында кыз әти-әнисе – 34 яшьлек россияле Ирина Жорнова һәм аның төрек ире Зәки белән өйдә булган. Коткаручылар әтисе белән кызны бергә тапсалар да, Иринаны тиз генә таба алмыйлар.

Иринаның туганнары бу вакытта социаль челтәрләрдә чаң сугып, ярдәм һәм нинди дә булса мәгълүмат табарга тырышкан. Шактый вакыт алар Ирина иренең туганнары белән дә элемтәгә керә алмаганнар.

Коткаручылар, беренче булып, ир белән баланы табалар. Соңрак Иринаның да табылуы билгеле була. Ни кызганыч, әмма Ирина һәлак булган.

«Йорт җимерелгән урында элемтә тоткарлыклар белән эшли. Иринаның мәетен табулары хакында безгә иренең туганнары хәбәр итте», – дип сөйләгән KP.RUга Иринаның дусты.

Ирина җир тетрәү вакытында ире һәм баласы белән бер фатирда булган. Шуңа күрә аның алар янәшәсендә булмавы аптырашта калдыра.

«Бу хәл иртән була, шуңа күрә алар, әлбәттә, бергә булалар – йоклыйлар. Аларның җир селкенүдән уянуларын беләбез, әтисе кызы артыннан йөгерә, аны кулына ала һәм ишек аралыгына баса, ә Ирина башка ишеккә китә. Шуңа күрә, әтисе белән кызны бергә табалар, ә Иринаны – аерым», – ди аның дусты.

Сабыйның тәнендә аз гына җәрәхәтләр бар, аңа җитди зыян килмәгән. Әти кеше, баласына зыян килмәсен өчен, аны үз кочагында саклаган. Үзе шактый җитди яралар алган.

«Төркиядән килгән гаилә дуслары җимерекләрне аралау урынында булган. Ул Зәкинең тавышын ишетүен әйтә һәм ул: «Кызым минем белән, ул минем кочагымда», – ди. Кызның тәнендә тырналган һәм күгәргән урыннары гына бар. Ә әтисе шактый зур җәрәхәтләр алган. Аның бөтен тәне авырта. Ул кайчак авыртудан аңын да югалта. Хәзер хастаханәләрдә урыннар җитмәгәнлектән, ярдәм дә күрсәтә алмыйлар. Әлегә тикшерү үткәрелмәгән. Без аның белән нәрсә булганын да белмибез. Бәлки, сынган урыннары бардыр», – дип хәбәр итә Иринаның дусты.

Кызның әтисе шок аркасында сөйләшми башлаган. Туганнары, бу үтәр, дип өметләнәләр. Ләкин инде икенче тәүлек ул бер сүз дә әйтмәгән.

БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ

«Ул сөйләшә башларга мөмкин»

«Мондый сирәк күренеш «мутизм» дип атала, – дип сөйли табиб-психиатр Елизавета Жесткова. – Бу – физиологик сәбәпләре булмаган күренеш. Ягъни сөйләм аппараты бозылмаган, психологик сәбәп кенә бар. Бу – шок яки истерика халәтендә була ала. Сөйләм, әлбәттә, кире кайтачак, әмма билгеле бер сроклары юк. Иң беренче чиратта психологик ярдәм кирәк. Антидепрессантлар, транквилизаторлар куллану ихтыяҗы да булырга мөмкин».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100