Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе үлгәч, 3 яшьлек кыз бала югалган

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә югалган 3 яшьлек кыз баланы эзлиләр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Бала югалу турында 19 апрельдә билгеле була. Аңа кадәр кызның 39 яшьлек әнисенең мәетен подъезд түбәсендә табалар. Мәрхүмәнең гәүдәсендә биеклектән егылып төшкәндә барлыкка килгән травмалар була. 

Югалган бала Полина исемле, алар әнисе белән икесе генә яшәгән. 

Фатирны, өй яннарын, канализация коллекторларын, якындагы елга буйларын карап чыкканнар, тик баланы таба алмаганнар.

Матбугат чаралары белешмәсе буенча, бала әнисе белән бергә подъездга кергән. Моны видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Аннары баланың өйдән чыгуы теркәлмәгән, диелә хәбәрдә.

Соңрак РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, баланың мәетен тапканнар. Ул подъезд түбәсе астында булган. Бу турыда хәбәрне Тикшерү комитеты да раслаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100