Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе үлә, әтисе телсез кала». Төркиядә нәни кызны әтисе 35 сәг кочаклап торып коткарган

news_top_970_100
«Әнисе үлә, әтисе телсез кала». Төркиядә нәни кызны әтисе 35 сәг кочаклап торып коткарган
https://mchs.gov.ru/

Төркиядә җир тетрәү вакытында әтисе, әнисе һәм 4 яшьлек кыз хәрабәләр астында кала. Сабыйны әтисе 35 сәг буена кочагында тотып тора. Алар исән кала. Баланың әнисе – рус милләтеннән, аның мәетен тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Төркиядәге көчле җир тетрәү корбаннарының күбесе хәрабәләр астында кала. Исән калу могҗизасы турында тарихлар да билгеле. 4 яшьлек кыз баланы, фаҗигадән соң 35 сәг узгач, әтисе кочагында табалар.

Җир тетрәгән чакта бала әнисе – Россия кешесе, 34 яшьлек Ирина һәм аның төрек ире Зәки белән бергә фатирда була. Әтисе белән кызын коткаручылар кочаклашкан килеш таба, башта Иринаны таба алмыйлар, соңрак аның мәете табыла.

«Иртән булды, алар бергә йоклаганнар. Җир тетрәгәч уянганнарын беләбез, әтисе кызы артыннан киткән, аны кулына алган һәм, баланы тотып, ишек аралыгына баскан. Ирина башка ишек аралыгына баскан. Шуңа күрә аларны аерым тапканнар», – ди дус хатыны.

Баланың тәнендә бераз тырналган һәм күгәргән урыннар гына бар, ул җитди травмалар алмаган. Барысы да – атасы кочагы бәрабәренә.

«Төркиядә бу гаиләнең дусты хәрабәләрне актарганда, Зәкинең тавышын ишеткән. «Кызым минем белән, мин аны кочаклап торам», – дигән. Ул төрек телендә якынча шундый сүзләр әйтте. Аның тырналган урыннары гына бар. Әтисе аны бик нык кысып тоткандыр инде, ул үзе бик нык зыян күргән. Аның бөтен тәне авырта. Хастаханәдә урыннар юк, ярдәм күрсәтә алмыйлар. Тикшеренү дә узмады әле. Без аның белән ни булганын да белмибез. Бәлки, берәр җире сынгандыр», – ди Иринаның дусты.

Әлеге фаҗигадән исән калган кызның әтисе Зәки телсез калган, туганнары моны «узар» дип өметләнә. Зәки инде икенче тәүлек буена дәшми.

Табиб-психиатр Елизавета Жесткова сүзләренчә, бу күренеш «мутизм» дип атала. Сөйләшү аппараты бозылмаган, психологик сәбәп бар. Бу – шок яки истерика вакытында булырга мөмкин, ул – тулысынча кире кайта торган процесс, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100