Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе, үги әтисе һәм дустына агу ашатып торган егет тагын 7 кешене агуламакчы булган

news_top_970_100

Гаилә әгъзалары һәм дустына агу ашатып торган Артем Миссюра тагын 7 кешене агуламакчы булган. Искәртик, бу хәл Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә булды. 25 яшьлек серияле агулаучы 2024 елның гыйнварыннан бирле әнисе, үги әтисе һәм дустының ризыгына агулы матдә салып торган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Артем Мисюра барлыгы 9 кешене агуламакчы булуын таныган. Егетнең корбаннары арасында әти-әнисе, әбисе, сеңлесе, абыйсы, кызы һәм 3 дусты бар. Шуларның икесе – агулаучының әбисе һәм 1 дусты үлгән.

Артем үзе әйтүенчә, туганнарын ул мирас итеп кулга фатир төшерү нияте белән агулаган. Дусларын исә бурычларын кайтармас өчен үтерергә булган. Барлык очракларда да Миссюра корбаннарын агуланган морс белән сыйлаган яки химикатларны тоз һәм ризыкка салган.

Элегрәк Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитеты агулаучыга карата «Ике кешене үтерергә омтылу һәм үтерү» факты буенча җинаять эше кузгатты.

«Baza» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, тикшерүчеләр егет белән эшләвен дәвам итә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 сентябрь 2024
    Исемсез
    Чирле 😡😡😡😡😡
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100