Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе туган көнгә бүләк итте». 16 яшьлек үсмер мопедта ике кызны таптаган, үзе үлгән

news_top_970_100
«Әнисе туган көнгә бүләк итте». 16 яшьлек үсмер мопедта ике кызны таптаган, үзе үлгән
Фото: Башкортстан буенча Дәүләт автоинспекциясе, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Баймак районында мопедта йөргәндә 16 яшьлек үсмер һәлак булган. Бу турыда Башкортстан буенча Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Мопедтагы үсмер юл кырыеннан баручы ике җәяүлене бәрдерә, аннары үзе әйләнеп каплана.

Үсмер «ашыгыч ярдәм» килгәнче һәлак була. 21 яшьлек кыз имгәнә, аны хастаханәгә алып китәләр. Тагын бер җәяүле – 23 яшьлек кызга зыян килми.

Кызлар юлның яктыртылмый торган өлешеннән бара, киемнәрендә яктылык кайтара торган элементлар булмый. Мопед йөртүченең исә таныклыгы юк, ул саклану чаралары да кимәгән. Мототранспортны әнисе аңа 1 ай элек – 16 яшьлек туган көненә алып биргән.

«Әти-әниләр, балаларына шундый «бүләк» ясаганда, йөртү күнекмәләренә өйрәнергә, кирәкле документлар алырга икәнен аңламый. Ишегалдында тора торган мотоцикл яки мопед балаларны юл йөрү кагыйдәләрен бозуга, авыр нәтиҗәләре булган аварияләр ясауга этәрә», – дип кисәтә РБ Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100