Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе тавыклар ашатканда душта кайнар суга пешкән бала үлгән

news_top_970_100
Әнисе тавыклар ашатканда душта кайнар суга пешкән бала үлгән
Владимир Васильев

Мәскәү өлкәсендәге хастаханәдә 2 яшьлек малай вафат булган. Воскресенск шәһәрендә яшәгән сабый душ кабинасында пешеп беткән булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 17 июльдә була. 2 яшьлек сабыйның анасы тавыклар ашатырга чыгып китә. Хатын сабыйны олы улына калдыра, сабыйның подгузнигын алмаштыра торырга куша.

11 яшьлек абый кеше энесен ванна бүлмәсендә калдырып, бер минутка гына чыгып китә. Сабый шул вакыт эчендә душ кабинасына керә һәм кайнар су кранына орына.

Баланы хастаханәгә китерәләр. Аның тәненең 70 проценты пешкән. Кызганычка, табиблар аның гомерен коткарып кала алмаган, җиде көннән соң бала үлгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100