Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе табибларны алдагач, кыз бала операция вакытында үлә язган

news_top_970_100
Әнисе табибларны алдагач, кыз бала операция вакытында үлә язган
"Татар-информ" архивы

Карелиядә, операция ясаганда, кыз бала үлә язган. Аның әнисе табибларны алдаган булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Әни кеше табибларның киңәшләренә колак салмый. Табиблар балага операция ясаганчы үтәргә кирәкле кагыйдәләрне аңлаткан. Ләкин җавапсыз хатын аларны тыңламаган. Бу турыда 6 апрельдә Карелиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Охлопов сөйләгән.

«Нәни кыз башлангыч мәктәптә укый. Аңа амбулатория шартларында наркоз белән процедура ясыйлар. Мондый процедураларны ач карынга гына ясау мәҗбүри. Табиблар алдагы көнне бу турыда баланың ата-анасына әйтә, наркоз алдыннан балага ашарга да, эчәргә дә ярамавын кисәтә», – ди министр.

Операция көне җиткәч, табиб баланың анасыннан сораштыра. «Бала иртәнге ашны ашамадымы?», «Су эчмәдеме?» – ди. Әни кеше, ышанычлы итеп, бөтен таләпләрне дә үтәүләрен белдерә.

Операция башлана. Наркоз биргәч, бала бик тиз зәңгәрләнә башлый, борыныннан һәм авызыннан су чыга.

Табиблар оператив ярдәм күрсәтә, баланы реанимациялиләр. Аңына килгәч, ул бер стакан су эчүен әйтә. Табиблар кабат әни кешегә мөрәҗәгать итә һәм баласының һәлак булу ихтималы турында сөйлиләр. Әни кеше елмая һәм ялганлавын таный.

«Фаҗига булса, барысы да табибларны гаепләр иде. Беркем дә ата-ананың вак кына ялганына игътибар итмәс. Ә бу бит – фаҗиганең чын сәбәбе булырга мөмкин. Баланы үлем тырнагыннан йолып алдылар», – ди министр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100