news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әнисе Рәйхана апа һәм кызы Зөләйха да булды» – дуслары Резидә Шәрәфиеваны искә алган

news_top
«Әнисе Рәйхана апа һәм кызы Зөләйха да булды» – дуслары Резидә Шәрәфиеваны искә алган
Фото: Гөлназ Шәйхинең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Дуслары мәрхүмә җырчы, Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваны искә алу мәҗлесенә җыелышкан. Бу хакта аның якын дусты Гөлназ Шәйхи социаль челтәрләрдә яза.

«Кичәге көннең бер матур истәлеге. Дустыбыз Резидә Шәрәфиеваны искә алдык. Безне Резидә Хөсәенова җыйды. Аллаһның рәхмәте яусын сиңа. Резидәне искә алуыбыз дога булып барып ирешсен, рухы шат булсын. Әнисе Рәйхана апа һәм кызы Зөләйха да булды», – дигән ул, мәҗлестән фото-видеолар белән уртаклашып.

Резидә Шәрәфиева узган елның 20 июлендә вафат булды. Аңа 59 яшь иде. Соңгы елларда каты авырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар