Волгоградның Краснооктябрьский районында яшәүче 24 яшьлек хатын 9 айлык улын ачлыктан үтергән. Шушы эсседә баланы анасы фатирдан ялгызын гына калдырып киткән. 4 көннән баланың мәетен әбисе тапкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Хатынны тоткарлаганнар. Баланың атасын махсус хәрби операция зонасыннан чакырып кайтарганнар. Җинаять эшен тикшерү бара.
Гаилә бу йортка былтыр сентябрьдә күченеп килгән. Ире хәрби операциягә киткән, өйдә сирәк булган, хатын ялгызы яшәгән. 24 яшьлек бу хатынның 9 айлык баласыннан тыш, беренче никахында туган ике олырак баласы – малай белән кыз, тик күршеләре бу балаларны күргәне юк. Күп балалы хатынның коляска белән урамда йөргәнен дә очратучы булмаган.
Күршеләре сүзләренчә, ул кычкыртып музыка тыңлаган, беренчедән тугызынчы катка кадәр ишетелеп торган. Бала елаганын да шул тавыш баскан. Аның янына, зур пакетлар күтәреп, дус хатыннары гел килеп йөргән.
«Әбиләре ишек төбендә утырганда әйткән идек, кызлары эчми диде. Белмим нишләгәннәрдер, алардан соң подъездда чүп тулган пакетлар барлыкка килә иде. Гел әйттек, талаштык, чүпне чүплеккә илтү авырмыни, алар сасып ятты», – ди күршеләре.
Фаҗига булганга кадәр берничә көн алдан күршеләр сасы ис тоя, тик чүп пакетлары сасый, дип уйлый. «4 августтан бирле сасыга чыдап булмады. Каян килгәнен аңламадык. 7 августта тикшерүчеләр килгәч, билгеле булды», – ди күрше хатын.
7 августта сусаудан интеккән үле бала мәетен әбиләре таба. Тоткарланган әни кеше сүзләренчә, ул баласын 3 августта ашаткан, аннары ял итәргә чыгып киткән һәм берничә көн кайтмый йөргән. Сорау алганда бу хатын баласын үтерергә теләге булуын яшерми, диелә хәбәрдә.
Ләкин социаль челтәрләрдә ул матур образ тудыра, балалар яратуны яза. 5 һәм 6 августта мәхәбәткә багышланган шигырьләр куя. Аннары гына «7.08.23. Не забуду» дигән язма чыга.
Хәзер баласы ачтан һәм сусаудан үлгән чакта анасы кайда йөрүен тикшерүчеләр ачыклый. Опека органнары олырак балаларын алу мәсьәләсен хәл итә, диелә хәбәрдә.