Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе өендә ишекне ачмаганнар» – Йөкле хатынны таксист үтергән

news_top_970_100
«Әнисе өендә ишекне ачмаганнар» – Йөкле хатынны таксист үтергән
"Татар-информ" архивы

Волгоградта такси йөртүчесе булып эшләүче 40 яшьлек Александр Ж. пассажирын – йөкле хатынны үтергән. Аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Җинаять эшен тикшереп бетергәннәр, гаепләү карарын раслап, судка тапшырганнар.

36 яшьлек Ирина Б. 2022 елның октябрендә югала. Ул кичтә Ирина дус кызыннан кунактан кайта, әнисе яши торган фатирга килә, тик аңа ишек ачучы булмый. Иринаның телефоны да үзе белән түгел. Шул вакытта якыннан гына такси узып бара. Анда Александр Ж. йөртүче була. Ул Иринаны кирәкле урынга илтеп куярга тәкъдим итә.

«Машинада барган чакта Александр Иринаның алтын бизәнгечләрен күреп ала. Ул таксины кеше йөрми торган урынга алып китә, туктый, Иринаны машинадан чыгара, берничә тапкыр башына суга һәм курткасының капюшоны белән буып үтерә», – дигәннәр прокуратурада.

Александр корбанының алтын алкаларын, ике чылбырын, йөзекләрен ала. Алар чама белән 100 мең сумлык була. Таксист алтыннарны гаражында яшерә. Иринаны берничә ай эзлиләр. Фаҗига булган төндә ул утырып киткән машинаны тапкач кына, җинаятьчене ачыклыйлар.

Ир-ат гаебен өлешчә генә таный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100