Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе өчен үч алган»: яшь егет атасын үтергән

news_top_970_100

Дагыстанда 23 яшьлек егет 48 яшьлек әтисен үтергән, дип шикләнәләр. Егет әнисе үлеме өчен үч алган, дип «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ир-ат мәетен 8 апрельдә табалар. Аның гәүдәсендә имгәнгән урыннар бик күп була. Җинаятьтә шикләнеп, мәрхүмнең улын тоткарлыйлар. Алар моңа кадәр дә сугышып торган. Былтыр көзен егет исерек атасының күзе тирәсенә пычак кадаган булган инде.

 

Быел 12 февральдә аталы-уллы тагын «салып» утыра, аннары талашалар. Бу юлы егет кул пычкысы алып, атасының башына суга. Имгәнгән әти кешене хастаханәгә салалар. Улына карата тикшерү башлана.

Якынча версия буенча, аталы-уллы бу ир-атлар озак вакыт талашып яши. Егет әнисе үлемендә атасын гаепли, дигән «КП» чыганагы.

Апрельдә чираттагы талаш фаҗига белән тәмамлана. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100