Новосибирск өлкәсендәге Борцово авылында фаҗига булган: 15 ноябрьдә Үзәк урамында йорт янган. Күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакырткан һәм үзләре дә ярдәмгә ташланган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгәндә, йортны тулысынча ут камап алган, түбәсе эчкә ишелә башлаган була. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.
Өй эчендә ир-ат, хатын-кыз һәм 4 яшьлек кыз мәете табыла. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, якынча версия буенча, янгынның сәбәбе – балалар шаяруы.
– Версияләр күп, шуларның берсе буенча 4 яшьлек кыз балалар бүлмәсендә зажигалка белән уйнаган. Пластик панельләр, тарттырылган түшәмнәр яна башлаган. Кызның әнисе аның артыннан бүлмәгә йөгереп кергән һәм тончыгып үлгән. Күршеләр өйдә булган бабайны алып чыгарга тырышып караган, ләкин үзләре чак кына тончыгып үлмәгән, – дип сөйләгән шул җирлектә яшәүче ир-ат.
Яшь әни, аның 4 яшьлек кызы һәм бабасы һәлак булган. Баланың әбисе янгын вакытында өйдә булмаган.
Ул берничә минутка гына кибеткә чыккан, һәм шул вакытта йорт яна башлый. Ул могҗиза белән генә котылып кала, – ди авылдашлары.
Авыл халкы әйтүенчә, гаилә имин һәм хәлле: янгын вакытында баланың әтисе эш буенча башка төбәктә булган.
Баланың әнисе һәм бабасы Горный бистәсендәге заводта эшли иде, хәзер цехтагы хезмәттәшләре ярдәм җыю турында игълан итте. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, – диләр алар.
Хәзер янгын сәбәпләре тикшерелә, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Һәлак булганнарның туганнары белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары эшли.
Тикшерүчеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә фаҗига урынын тикшерә, янгын чыгуның сәбәбен һәм чыганагын ачыклау өчен, янгын-техник экспертиза билгеләнгән. «Саксызлык аркасында 2 яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, – дип хәбәр итәләр Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.