Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе машинасында авария ясагач, ике дусты үлә». 16 яшьлек үсмер ирегеннән мәхрүм ителде

news_top_970_100
«Әнисе машинасында авария ясагач, ике дусты үлә». 16 яшьлек үсмер ирегеннән мәхрүм ителде
Фото: https://www.bashinform.ru, Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Әлшәй районы суды 16 яшьлек үсмергә карата хөкем карары чыгарды. Ул машина йөртү таныклыгы булмаган һәм исерек килеш машина белән идарә иткәндә юл кагыйдәләрен бозып, 2 кеше үлеменә китерүдә һәм акча таләп итеп янауда гаепләнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, 2023 елның октябрендә төнге 3нчеләр тирәсендә балигъ булмаган яшьтәге үсмер, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, әнисенең «Hyundai Creta» машинасының ачкычларын сорамыйча гына ала һәм, 3 дустын утыртып, йөрергә чыгып китә. Раевка – Стәрлетамак юлының 70нче километрында ул идарәсен югалта, машина юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана.

Салондагы 13 һәм 19 яшьлек ике пассажир үсмер һәлак була. Машина йөртүче һәм тагын бер пассажир имгәнә, аларны хастаханәгә илтәләр.

Моннан тыш, 16 яшьлек бу үсмер балигъ булмаган яшьтәге тагын бер иптәше белән акча таләп итеп янауда да гаепләнә.

16 яшьлек үсмер гаебен таныган. Суд аны 6 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Ул бу вакытны тәрбия колониясендә уздырачак.

Шулай ук бу үсмер һәм аның анасы мәрхүмнәрнең туганнарына 450 шәр мең сум компенсация түләргә тиеш була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100