news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнисе мәктәпкә йөртмәгән, урамга чыгармаган: Казанда 9 яшьлек маугли-кызны коткарганнар

news_top

Казанда 9 яшьлек маугли-кызны коткарганнар. Суд приставлары аны опека органнарына тапшырган. Алар, суд карарын үтәү өчен, бала яшәгән йорт адресы буенча килгән, ләкин баланың әнисе ишекне ачмаган. Ишекне ватып керү белән кисәткәч кенә, приставлар өй эченә үтә алган, дип яза «Татар-информ».

Социаль хезмәтләр бала өчен алдан ук кием-салым, ризык һәм су әзерләгән. Кыз мәктәпкә йөрмәсә дә, ул бик акыллы һәм аралашучан булып чыккан.

Республика суд приставлары идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кызның әнисе беркайда да эшләмәгән һәм пособиеләргә яшәгән, баланы урамга кичләрен генә чыгарган. Приставлар эшенә комачаулаган өчен, хатын-кызга карата беркетмә төзелгән.

Хәзер кызны алга таба кая урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә – табиблар тикшерүеннән соң, аны әбисенә тапшырырга мөмкиннәр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 апрель 2025
    Исемсез
    Кабәхәтләр!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар